Курчак театрында шөгыльләнү балаларда хыяллана белү, фикер йөртү, артистлык сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. 23 нче октябрь көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Курчакны үз кулларың белән “дигән мастер класс үтте. Балалар бик кызыксынып курчаклар тектеләр, әкиятләр куйдылар
Балалар җиңү көне куренешләрен рәсемгә төшерделәр. Иң оста рәсем ясаучы булып Набиуллин Рөстәм табылды. Соңыннан балалар Бөек җиңү турында шигырьләр, хикәяләр укыдылар.
Бәйге Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелде. Бу бәйге 21 көн дәвам итте.
Семинарны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Аннан соң сүз Ачы авылы китапханәсе китапханәчесе Тихонова Вера Михаил кызына бирелде. Ул үз чиратында китапханә эшчәнлеге белән таныштырды, 9 айга йомгак ясады. Ачы авылы тарихы да кызыклы. Шул ук авылда яшәүче Ершова Любовь Александр кызы, авылның барлыкка килүе һәм тормышы турында җентекләп сөйләде. Семинарның икенче өлешендә Ачы авылы үзешчәннәре башкаруында «Покровские посиделки» исемле фольклор күренеш күрсәтелде. Алга таба китапханә эше, грант проектларын язу, агымдагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм китапханәчеләр еллык отчет тапшыру графигы белән таныштырылды.
24 октябрь көнне Максабаш балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү максатыннан "Теремкәйгә сәяхәт” дип исемләнгән ачык шөгыль күрсәтелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау һәм юлдагы хәвеф-хәтәрләрне булдырмау. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Әлегә очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде, видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен өләште.
27 нче октябрь, шимбә көнне, Татарстан Республикасында “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелә. Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә язачакбыз. Татарча диктантны төрле яшьтәге барлык теләгән кешеләр яза ала . Башлана 13.00 сәгатьтә. Әйдәгез, мәктәп елларына бер кайтып алыйк әле. Парталар артында татарча диктант язып хәтерләрне яңартыйк. Татарча диктант язарга көтеп калабыз.
Ул “халык җырлары” номинациясендә катнашып, фестивальнең 2 дәрәҗә дипломына лаек булды. Җитәкчесе Фәнил Миннекаев фестивальнең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
23 октябрь көнне Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Халиков Мөнир Афраем улы, әлеге идарәнең район бүлегендә гражданнарны кабул итү уздырды. Анда техниканы рәсми теркәү, техник карау узу, тракторчы-машинист таныклыгын алышу мәсьәләләре каралды.
Район башлыгы И.Ф. Зарипов белән булган очрашуда югарыда каралган мәсьәләләрнең район жирлегендә ничек оештырылуы каралды.
Кабул итүгә килүче гражданнар сорауларына тиешле аңлатма консультацияләр бирелде.
Семинарда катнашкан Теләченең №1,№2,№3, Айдар,Үзәк балалар бакчаларыннан килгән педагоглар үзләрен борчыган сорауларга җавап табып, түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
Китапханәче әйткән табышмаклар табигать, ел фасыллары темасына багышланган иде, табышмакларга барысыда төгәл, дөрес итеп җавап бирделәр. Соңыннан яңа китаплар укыдылар.