ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

31 октября 2018 года  с 10.00 до 13.00 Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан  совместно с председателем Комитета по социальной политике  Государственного Совета Республики Татарстан С.М.Захаровой, республиканскими министерствами и ведомствами проводится День правовой помощи гражданам «Детский вопрос».

ГТО төрләрен популярлаштыру максатыннан, 15 октябрьдан 15 ноябрьга “ГТО - балалар күзлегеннән”  темасына  рәсем конкурсы игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары да бу конкурста катнашырга теләп риза булдылар һәм рәсемнәр ясап килделәр. Балаларга уңышлар телибез!

Тренер-укытучылар Гыйниятуллин Ф.С. һәм Шәмсетдинов Р.М. җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары да әлеге турнирда катнашып кайтты.

  2001 нче елда туган һәм аннан да кечерәк егетләр арасында 70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль 2 урын яулады. Теләче командасы – 2 урында, 1 урында – Азнакай, 3 – Әлмэт шәһәре командасы.

Барлыгы 15 команда, 140 спортчы катнашкан әлеге турнирда “Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән дә 4 укучы Гыйниятуллин И.С. җитәкчелегендә катнашып, призлы урыннар яулап кайтты.

  26 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Зәйнетдинов Динар (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын, Мусин Азат (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, 29 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Антонов Әмир (Теләче урта мәктәбе) – 2 урын, 36 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Антонов Рамил (Теләче урта мәктәбе) – 1 урын.

Заместитель руководителя Управления Роспотребнадзора по Республике Татарстан Л.Г. Авдонина проведет личный прием граждан Сабинского, Тюлячинского районов, Мамадышского района и город Мамадыш, Кукморского района 30 октября 2018 года с 14.00 час.  до 15.00 час. в режиме видеоконференцсвязи.

Запись на личный прием по вопросам в пределах компетенции Управления по телефонам 8 (84362) 2-50-42, (843) 238-18-32 до 29 октября 2018 года.

На сегодняшний день в Едином государственном реестре  недвижимости содержатся сведения о границах  более 400 населенных пунктов Татарстана. Это 13 % от границ всех населенных пунктов республики. Работа по передаче сведений в ЕГРН должна быть продолжена. Согласно распоряжению Правительства РФ к концу 2018 года реестр границ должен содержать сведения о границах 37% населенных пунктов, а к концу  2020 года – 80%. Необходимо, чтобы подготовленные для внесения сведений   документы соответствовали всем требованиям законодательства.

Бу бәйрәмдә иң  яхшы көзге кул эшләнмәләренә Һәм иң матур көзге костюмга бәйге игълан ителгән иде. Балалар бай фантазияләргә бирелеп бик үзенчәлекле һәм матур кул эшләре алып килгәннәр һәм көзге темага  багышланган үзенчәлекле матур костюмнар киенеп килгәннәр. Алар барысы да сәнгать мәктәбенең грамоталары белән бүләкләнделәр. Бәйрәмдә шулай ук беренче сыйныф укучылары да катнашты һәм аларга “Яш талантлар” дигән медальоннар тапшырылды. Бәйрәм төрле бүлекләргә йорүче балаларны берләштерде һәм аларның дуслыгын тагында ныгытты. Сәнгать мәктәбенең традициясе буенча бәйрәм  ахырында бөтен балалар, килгән кунаклар, әти-әниләр татлы карбыздан авыз иттеләр.

Табигый материалларның күптөрлелеге балаларга әти-әниләре белән берлектә иҗади фантазияләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шуны истә тотып, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында һәр елны көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасында ”Көзге композиция” исеме астында конкурс-күргәзмә оештырылды. Һәрбер төркемдәге балалар, әти-әнисе ярдәме белән, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисеңме, сихри замоклар, картиналар, яфраклардан чәчәкләр, тутый кошлар... Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Әти-әниләргә “Көзге композиция ” исемле күргәзмәдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Китапханә дәресен Хазипова Ф.А үткәрде. Балалар китапханәдә күпме китап саклануы, аларның күпмесе балалар өчен булуы, абонементта күпме китап булуы, аларның отделлап саклануы турында белделәр. Балалар китапханә тәртипләре белән таныштылар, китаплар нәрсәне яратмавын нәрсәгә рәхмәт белдерүен искә төшерделәр. Балалар кәгазь бумаганда кешеләрнең  нәрсәгә язуларын, кайчан алфавит барлыкка килүен белделәр.Чара барышында балалар үзләренең сорауларын да бирделәр. Дәрес бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International