ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әлеге вакыйга уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә ТАССРның барлыкка килү тарихын яктырткан , "Син Татарстанны беләсеңме?" викторинасы урын алган белешмәлек эшләнде.  "Тамчы" клубына  йөрүче укучылар әлеге белешмәлекне ясауда актив катнаштылар.

Урта Мишә авыл китапханәсендә айга 1 тапкыр “Оста куллар” исемле берләшмә эшли. 19 нчы октябрь көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр.

Шәтке авылы китапханәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап, “Тарих эзен саклый җирдә, үткәннәр кайтавазы” дип исемләнгән китап-күргәзмә төзелде. Күргәзмәгә Татарстан АССР га кагылышлы материаллар,китаплар урнаштырылды.

Китапханәче балаларны татар халкының бизәнү әйберләре,  милли киемнәре һәм кул эшләре белән таныштырды. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.

Кичәгә озак еллар ТАССР  чорында авылнын төрле өлкәләрендә  эшлэгән кешеләр чакырылды. Кичәне китапханәче Кәүсәрия Галимуллина ачып җибәрде. Кичә барышында ул  авылдашыбыз күренекле шәхес Низамов Сәлах Низам улы турында сойләде. Низамов Шәтке авылында туып үскән. 1952-1959 елларда ТАССР Югары Советында  председатель булып эшли. Соңыннан аның биографиясе турында фикер алышулар булды. Балалар, “Кояшкай” берләшмәсе  членнары кунакларга  үзләренең  җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр.  Кичәнең кунаклары үзләре дә тормыш юллар турында сөйләделәр.

27  нче   октябрь, шимбә  көнне,  Татарстан  Республикасында  “ Татарча диктант” дигән акция үткәрелә.  Теләче районында “ Татарча диктантны” Теләче урта мәктәбендә язачакбыз. Татарча диктантны төрле яшьтәге  барлык теләгән кешеләр яза ала . Башлана 13.00 сәгатьтә.  Әйдәгез, мәктәп елларына бер кайтып алыйк әле. Парталар артында татарча диктант язып хәтерләрне яңартыйк.  Татарча диктант язарга көтеп калабыз. 

Презентация барышында мәдәният йорты директоры татар костюмнары турында сөйләде. Китапханәче авыл тарихы турындагы брошюралар, газеталар белән таныштырды.

 Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр. Ахырда  юл йөрү иминлеге инспекторы тарафыннан яктылык кайтаручы элементлы комплект бүләк ителде.   

Олы Мишә урта мәктәбендә, 20 нче октябрь көнне, “Уңыш бәйрәме” үтте. Бәйрәм көзге ярминкәдән башланды. Укучылар көзге уңыштан ризыклар әзерләп тәкъдим иттеләр. Кичәнең икенче өлешендә “Көзге бал” программасы белән 1-11 сыйныф укучылары чыгыш ясады. Программада  “Яшелчәләр парады” конкурсы, җыр-бию чыгышлары, күңелле уеннар оештырылды. Балалар җыр-бию, уеннар аша үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. 

Мәктәпләрдә Парламент дәресләре уткәру куркәм традициягә әверелеп бара. Бу елны аның чираттагысы узды.  Мәктәбебездә дәресләр укучыларның яшь узенчәлекләреннән чыгып, төрле формаларда уткәрелә. Шул рәвешле,укучыларыбыз узләренең сәяси белемнәрен кутәрәләр,кызыксынган сорауларына җаваплар табалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International