Утырышны муниципаль район башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович алып барды.
Әлеге презентация ярдәмендә йорт хайваннары, аларның үзенчәлекләре һәм аерымлыклары турында сөйләнде. Балалар бердәм рәвештә сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
10-11 сыйныф укучылары үзләренең укытучылары белән урыннарын алмашып, мәктәп тормышын икенче яктан өйрәнәләр. Дәресләрне бик әзерлекле, үзенчәлекле итеп үткәреп, компьютер технологияләре, уен формаларын кулланалар.
Укучылар Үзидарәсе көне укытучы һәм укучыларда мәктәп тормышының матур көннәренең берсе булып истә калыр.
Шуңа күрә компьютерда эшләү күнекмәләре халыкның төрле яшьтәге һәм катламнары өчен бик кирәкле була. Бу планда терминаллар, төрле учреждениеләргә электрон язылу аша хезмәт күрсәтүгә түләү белән бәйле проблемалар килеп чыккан өченче буын кешеләре аерым игътибар таләп итә. Компьютерда эшләү күнекмәләрен үзләштерү аларга үзгәрүчән дөньяга уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирәчәк, ә без аларга компьютер грамоталылыгын үзләштерергә ярдәм итәчәкбез. 10 октябрь көнне нәкъ менә шундый дәрес узды.
Чара бөтен дөнья әкиятчеләре — язучыларга багышланган әдәби викторина белән үрелеп барды. Ш. Перро, Бертуган Гримм, Г. Х. Андерсен һәм башка бик күп таныш балаларга авторларның кечкенәдән үк танышлары буенча сораулар бирелде. Балаларга әкиятнең нинди сүзләр белән башлануын, геройларның предметлары буенча иллюстрацияләр һәм аларны төяп җибәрүләрен искә төшерергә тәкъдим ителде. Иң актив малайлар булып Баев А. һәм Домолазов М. чыкты. Мондый викториналар укучыларга бик ошый һәм һәрвакыт актив рәвештә уза, укуга кызыксыну уята.
Бу көнне үз гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимнәрне тәбриклибез. Укытучылар көне - гомумхалык бәйрәме, чөнки һәр кеше тормышында укытучының катнашы бар. Еллар узар, балачак һәм яшьлек чорындагы истәлекләр тоныкланыр, әмма яраткан укытучыларыбыз турындагы хәтер генә онытылмас. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Бар гомерне җитәр яктыртырга сез кабызган утның яктысы” исеме белән укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. Чөнки, укучыларыннан котлау кабул итү- һәр укытучы өчен олы дәрәҗә!
Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр.
Чарага Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Фатих улы Зарипов, Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов, гөмерләренең күп өлешен җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вакилләре, китапханәчеләр чакырулы иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Миннехан кызы Дәүлиева ачып җибәрде. Татарстанда 2018 ел, Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан, видео язма күрсәтелде, Фәрит Даутовның “Алан-Аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада хәрбер кунак үзләре эшләгән дәверендә булган истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, бу истәлекләрне китапханәчеләр китап итеп туплап, Теләченең “Туган якны өйрәнү” музеена тапшырылачагын әйттеләр. Бу фикер бик хупланылды. Кичә Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Фатих улы Зариповның чыгышы белән төгәлләнде. Шулай ук әлеге кичәгә китап күргәзмәсе һәм закладка эшләнде.
Федеральный закон, который в просторечье именуется «лесной амнистией», действует на территории страны с августа прошлого года. Он защищает права добросовестных приобретателей, чьи участки пересекаются с землями лесного фонда. До появления этого закона многие из них не имели возможности отмежевать участки и оформить их по всем правилам, минуя суд. Данный закон, в частности, позволил собственникам установить границы своих соток, несмотря на имеющиеся пересечения с лесным участком, и внести сведения о них в кадастр. Для этого необходимо подготовить межевой план и обратиться с заявлением в любой многофункциональный центр.