Данил Салихов бүгенге көндә әйдәп баручы драматургланың берсе буларак,аның әсәрләре республикабызның күп кенә сәхнәләрендә куеләп килә. Күргәзмәгә аның иң яратып укыла торган әсәрләре һәм китаплары куелды.
На Портале Государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru реализован ОНЛАЙН-СЕРВИС, с помощью которого вы можете рассчитать и оплатить государственную пошлину для подачи искового заявления мировому судье Республики Татарстан.
В соревновании приняли участие около 250 спортсменов из 27 регионов России.
От Тюлячинского района в составе сборной Татарстана приняли участие Каримуллин Динар (вес 68 кг) и Зулькорнаев Артур (вес 75 кг.)
По итогам соревнований Артур Зулькорнаев занял 1 место (классический стиль), Динар Каримуллин - 2 место в вольном стиле.
8 октябрь көнне Район мәдәният йортында Укытучылар көне уңаеннан узган тантаналы чарада районыбызның мәгариф системасы үсешенә лаеклы өлеш керткән, аеруча зур уңышларга ирешкән бик күп мөгалимнәрне хөрмәтләделәр, бүләкләделәр. Бәйрәмдә алар адресына котлау сүзләре еш яңгырады.
Бүләкләнүчеләр арасында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы рус теле буенча тәрбиячесе Сабирзянова Л.Р. да бар иде, аңа район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Укытучылар көне уңаеннан, Олы Мишә урта мәктәбендә үзидарә көне үтте. Бу көнне укучылар белем һәм тәрбия бирү эшен үзләре оештырды. Бәйрәм иртәсе мөгаллимнәрне бәйрәм белән котлаудан башланды. ”Рәхмәт сиңа, Укытучым!” дип аталучы әдәби-монтаж аша укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр. 10-11 нче сыйныф укучылары дәресләр укыттылар. Үзидарә көне укучыларда мөстәкыйльлелек, җаваплылык сыйфатлары тәрбияли.
9 октябрьдә Алан урта мәктәбенең 4 нче сыйныфында КВН үткәрелде. Ул юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау формасында уздырылды. Укучылар төрле биремле күнегүләр үтәделәр. Светофор моделе ясау аларны аеруча җәлеп итте. Уен ахырында укучылар “Мәктәптән өйгә кадәрле иң хәвефсез юл” темасына әңгәмә оештырдылар.
Үз проектлары белән Казаннан һәм республика районнарыннан килкән командалар көч сынашты. Оештыручылар кызыклы шәхесләрне дә кунак итеп чакырганнар иде. Алар арасында су астын өйрәнү экспедициясе вәкилләре, альпинистлар бар иде. Алар үз эшләре турында бик кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Алты команда арасында безнең бакча коллективы “Үз туган ягыңны ярат, бел, сакла” проекты белән беренче урынга лаек дип табылды. Һәм Санкт-Петербург шәһәренә юллама белән бүләкләнде.
Үсеп килүче буында өлкәннәргә карата хөрмәт, ярату хисен тәрбияләүдә һәм шулай ук балаларның иҗади активлыгын үстерүдә бу чара зур роль уйный.
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тырышлыгы белән әзерләнгән “Әбием, бабаем-минем иң якыннарым!” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып үтте. Бәйрәмне карарга төркемгә йөрүче балаларның әби-бабайлары, дәү әни һәм дәү әтиләре килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, әби-бабайлар бик канәгать булып, оныклары белән бергә күңел ачып кайтып киттеләр.
Укытучы гомер-гомергә һөнәри осталык буенча да, рухи сыйфатлар буенча да югары таләпләр куелган иң катлаулы һөнәрләрнең берсе. Шушы хөрмәттән бүген район мәдәният йорты район педагогларын, тәрбиячеләрне үзенә җыйды. Мактау һәм котлау сүзләре белән Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф . , Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесеХамидуллин И.Х., район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. чыгыш ясадылар. Традиция буенча, югары хезмәт куйган, зур уңышларга ирешкән педагогларны хөрмәтләп, аларга рәхмәт хатлары һәм почет грамалары тапшырылды. Шулар арасында Теләченең беренче балалар бакчасы тәрбиячесе Хисамутдинова Л.Н. бар иде. Чын йөрәктән аны әлеге лаеклы бүләге белән котлыйбыз, алга таба да биек үрләр яулавын телибез!
Чарада Теләче районыннан Ханафиева Миләүшә Фәниль кызы белән Хаҗиәхмәтова Зөлфия Илһам кызы катнаштылар. Проетның максаты яшьләрдә патриотизм сыйфатларын формалаштыру, үткән тарихыбызга, традицияләребезгә һәм туган җиребезгә хөрмәт тәрбияләү булып тора. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде, алар арасында безнең Миләүшә Ханафиева да бар һәм алар 7 ноябрь көнне Татарстан Республикасы делегациясе составында Самара шәһәрендә узачак “Хәтер Парад”ында катнашачаклар.