Укытучылар көне уңаеннан, 8 нче октябрьдә район мәдәният йортында укытучыларга багышланган бәйрәм үткәрелде. Теләче урта мәктәбе укытучылары Р.Д. Газизова, Е.В. Иванова, А.П. Пашина, Л.К. Хамидуллина һәм Г.З. Фархуллина район мәгариф бүлеге мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!
Укытучылар көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә , "Укытучы-олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың" дип исемләнгән буклет әзерләнде.
5 октябрьдә Теләче урта мәктәбе укытучылары К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комендия театрында “ Гомерем буе сине көттем” дигән спектакль карап кайттылар. Үзләренең укучысы, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комендия театры артисты А.Р. Фатхрахманов уйнаган бу спектакль барысына да бик ошады һәм күнелле тәэсирләр калдырды.
Әлеге газета китапханә тормышында узган барлык әһәмиятле вакыйгаларны яктырта.
Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. ветеран укытучы Вахитова Фирая апаны бәйрәм белән котлап кайтты.
Бәйрәм чарасында Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г.В. да бар иде, ул вице-премьер, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тарафыннан рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Территорияләрне җыештыруны һәрвакыт сезонлы принцип буенча бүләләр, һәм көзге җыештыру иң катлаулысы булып санала. Көз көне китапханә янындагы территорияне тиешле хәлгә китерергә туры килә. Территорияне көзге җыештыруга игътибар итмәскә ярамый, чөнки язын төзекләндерелгән территория урынына куертылган яфраклар һәм өметсез бозылган клумбалар алырга була.
8 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары бер көнгә үзләренең укытучылары белән урыннарын алыштылар. Иртән бәйрәм линейкасы уздырылды. Анда 7-8 сыйныф укучылары яраткан укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Үзидарә көне укытучыларның һәм укучыларның күңеленә якты хатирә булып кереп калды.
Укытучылар аерым гражданлык миссиясен башкаралар-яшь буынны тәрбиялиләр. Һәр мәктәпнең нигезендә, аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрнең дәвамчанлыгы һәм новаторлыгы ята.
Укытучылар көне-иң яраткан һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне укытучылар үз тәрбияләнүчеләреннән котлаулар кабул итәләр, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр итәләр, концертлар оештыралар, матур стена газеталары ясыйлар.
Мәдәният хезмәткәрләре, балалар, авыл халкы, әлеге матур бәйрәмгә багышланган бәйрәм концертында авылда яшәүче укытучыларны котладылар.
Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының профессионал дәрәҗәгә күтәрелүенең кирәклеге, профессионал булуы укыту процессында бик әһәмиятле роль уйнавы һәм профессионалның төрлелеге (укытучы -профессионал психолог, укытучы - профессионал актер һ.б) турында сөйләде. Кем булырга икәнлеге турында уйлана башлагач, һәр һөнәрнең кешегә карата үз таләпләре булуын онытмаска кирәк. Укытучы һөнәре күңелнең зирәклеген һәм яшьлеген, креативлыгын һәм гаять зур энергияне, изгелек һәм таләпчәнлекне үз эченә ала.