ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Анда балалар башваткычлар чиштеләр, берсеннән-берсе матур шигырьләр сөйләделәр.

        «Әдәби көз» күргәзмәсенең китап һәм журналлары, алтын көзнең картиналары белән иллюстрацияләнгән, көзге кәефне тоярга ярдәм итәләр.

А. Пушкин, Ф. Тютчев, А. Фет, С. Есенин шигырьләрен көз турында укылган әсәрләрне анализлагач, безнең укучыларыбыз көзнең бөтен матурлыгын күрсәтә торган рәсемнәрен алып килә башладылар. Шулай итеп, безнең китапханәдә һәр яшь рәссам үз рәсемнәрендә көзен белдерде.

Бу ел фасылы,башкаларыннан үзенең алтын яфраклары,сихри матурлыгы белән аерылып тора.Көзге матурлыкны күреп күңел шатланса да,ул бераз гына моңсу да ел фасылы,чөнки тиздән көннәр суыта,яңгырлар башлана. Шушы ел фасылының матурлыгы,аның үзенчәлекле яклары белән таныштыру максатыннан Алан авылы китапханәчесе балалар бакчасы тәрбиячесе белән көзге табигатьтә экологик дәрес оештырдылар. Балалар белән көз  һәм  аның  кеше тормышындагы урыны турында әңгәмә үткәрелде, белемнәрен ныгыту өчен  көз сүрәтләнгән китап һәм журналлар тәкъдим ителде.

Әлеге әдәби  чара  якташыбыз  Дания  Гайнетдинова иҗатына багышланды. Укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар.

Обойти стороной весь лесной фонд при размещении дорог, линий связи, нефте-, газо- и иных трубопроводов –невозможно. Однако, при его использовании должны соблюдаться правила, установленные государством. Одно из них – формирование участков под линейные объекты и оформление прав на него.

Бакчабызда тәрбияләнүче балаларга тирәнтен җиткерер өчен  бакчада эшләүче тәрбиячеләребез экологик тәрбия бирү эшчәнлеген алгы планга куеп эш итәләр.Күптән түгел зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә  төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләреләре белән бергәлектә табигать почмагына көзге экскурсиягә чыктылар. Экскурсиягә барыр алдыннан балалар белән көзге табигать, урамда, юл аркылы чыкканда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Экскурсия вакытында балалар агачлар турындагы белемнәрен ныгыттылар, табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләштеләр, агачлар турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, каен агачы тирәсендә әйлән-бәйлән дә җырладылар.  Үсемлекләрдәге, агачлардагы көзге үзгәрешләрне, бөҗәкләрнең кышка әзерләнүләре, көзен кошларның җылы якларга очып китүләре турында кызыксынып тыңладылар, үсеп чыккан гөмбәләрне, кырмыска ояларын күзәттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба алдылар. Балаларны урманда ташлап калдырылган чүпләр бик борчуга салды. Әлеге темага шөгыльләрдә бик күп сөйләнелгәнлектән, балалар әлеге күреншкә битараф кала алмадылар. Өйдә әти-әниләргә, олылырга һәм кечеләргә болай эшләргә ярамаганлыгын аңлатырга сүз бирделәр. Без дә, кечкенәдән табигатне яратучы бала аны пычратуга юл куймас, экологияне саклар диеп өметләнәбез.

Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.

Атналык кысаларында 3нче номерлы балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркем балалары өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча чара үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - юл - транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. Чарада  гаилә иминлеген профилактикалау һәм балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Шакиров Ф. М., балигъ булмаганннар белән эшләүче комиссия саркатибе Ханафиева М.Ф. балалар алдында профилактик чыгыш ясадылар.

Алар уен формасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, шигырьләр укыдылар һәм әдәпле кешегә имтихан уздылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International