ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Авылыбызның иң күп китап укучысы Шакирова Зульфира. Укыган китаплар буенча тормышка яраклашу серләрен ачыклый. Укыган, белгәннәре аша балаларына үз фикерләрен җиткерә.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, республикабызның барлык мәгариф учреждениеләрендәге кебек, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының мәктәп туры башланды. Фән олимпиадалары- укучыларга белемнәрен күрсәтергә мөмкинлек тудыручы чара. Олимпиадаларда катнашучы укучыларга уңышлар телибез.

Укучыларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Олы Мишә урта мәктәбендә очрашу үтте. Теләче ДОСААФ җитәкчесе Нуртдинов Раис Рустамович балаларга Советлар Союзы Герое Виктор Талалихин турында мәгълүмат бирде. Укучылар видеофильм карап, очучы егет батырлыкларына сокландылар. Патриотик рухта үткән бу очрашу балалар өчен бик файдалы булды.

19 сентября 2018 года в Большемешском сельском поселении начальником Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ Б.И. Кадыровым был проведен приём граждан.  Целью данного мероприятия было разъяснение законодательства о защите прав потребителей, повышение потребительской грамотности населения, информирование граждан о важнейших механизмах государственной и общественной защиты потребительских прав.

2018 елның 25 сентябрь көнне Татарстан Республикасындагы ОАО “РИТЭК”  филиалы үткәрә торган социаль проектлар   конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды.

Әлеге конкурста безнең районнан 4 кеше катнашты, җиңүгә лаек булучысы берәү булды. Ул да булса «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Кашапова Әдилә Хәмзә кызы булды.

Бу бәйрәмне үткәрүнең  төп максаты: балаларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик үсешләрен ныгыту, чыдамлыкны үстерү, спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.

 “Көзге кросста” зур төркемнәргә йөрүче балалар катнашты. Бәйрәмнең башында балалар күңелле музыка астында разминка ясадылар, ә аннан соң йөгерештә көч сынаштылар. Ахырдан иң җитезләр медальләр белән бүләкләнделәр.Спорт бәйрәме бик күңелле узды 

25 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «Пирамида» күӊел ачу үзәгендә ПАО «Лукойл» тарафыннан оештырылган социаль һәм культура проектларыныӊ IX республика  Конкурсына нәтиҗәләр ясау церемониясендә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов, ПАО «ЛУКОЙЛ» президенты Вагит Алекперов һәм Татарстан Республикасы  дәүләт киӊәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.  Быелгы конкурс  комиссиясенә республиканыӊ 45 районыннан  610 гариза булып, шулардан 146 проект җиӊүчесе  дип табылды.

Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар.Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый  юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. 25 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм алды уңаеннан өлкәннәребез һәм тыл ветераннарының өйләренә барып күчтәнәч пакетлар тараттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International