ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2018 ел
җомга

Һәр иртә безнең “ Патриот” хезмәт һәм ял лагере  балалары  зарядка ясарга бара, беркем дә читтә калмый. Безнең зарядка бик кызыклы, ул көннән-көн балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыра. Зарядка нәтиҗәсе яхшы кәеф һәм эшкә дәрт бирә.

Теләче урта мәктәбендә оешкан "Патриот" хезмәт һәм ял лагеренда ял итүче балалар мәктәп яны бакчасында эшне   дәвам итәләр. Балалар мәктәп бакчасында  түтәлләргә сулар сибәләр, чүп үләннәрен  утыйлар. Географик мәйданчыкны  ремонтлыйлар. Мәктәп лагеренда балалар коллектив белән яшәргә, эшләргә өйрәнәләр.

Барлыгы 15 егетләр, 19 кызлар командалары катнашты. Безнең районнан Зәкиев Ә.Х. җитәкчелегендә Иске Җөри мәктәбе укучылары, Габделхаев Р.Х. җитәкчелегендә Шәтке мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

2018 елның 6 июль көнендә  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсэтү бүлегенең  “Тегүчелек”  кабинетында  Кашапова А.Х. җитәкчелегендә чираттагы  дәрес уздырылды.  Дәреснең максаты: тегү машинасының төзелеше турындагы белемнәрне формалаштыру  һәм  тегү машинасын   эштә куллана белергә өйрәнү. Дәрес азагында әниләр алган белемнәрен практикада кулланып карадылар. Хезмәт кабинетының эшчәнлеге гаиләдә  яшәү рәвешен тагы да яхшырту,  шулай ук көндәлек мәшәкатьләрне мөстәкыйль  чишә алу мөмкинлеге булдыруга юнәлтелгән. Кабинет барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә  “Тегүчелек” юнәлеше буенча 3 әни шөгыльләнә.

2018 елның 6 июль көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенәң гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып исәптә торучы балалар белән дәрес үткәрделәр. Дэреснен масаты:психоэмоциональ киеренкелектән бушану һәм үз хисләрең белән  идарә итәргә өйрәнү.

На дворе разгар дачного сезона. Большинство садоводов-огородников, свершив на своих участках трудовые подвиги, находятся в радостном ожидании урожая. И многие из тех, кто имеют на своих участках различного рода постройки, наконец-то нашли время задуматься о необходимости их узаконения. А может быть у кого-то еще не оформлен сам земельный участок? Для всех, кто по той или иной причине еще не зарегистрировал право на свое садово-дачное хозяйство, начальник отдела государственной регистрации недвижимости физических лиц Управления Росреестра по Республике Татарстан Эндже Мухаметгалиева разъяснит о порядке оформления прав.

Ә җәйне кунелле итеп үткәрү- тагын да кызыклырак! 5 июль көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә,  җәйге каникул чорында балалар белән күңел ачу чарасы уздырды. Төрле спорт уеннары уйналды.

 

Шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар белән, 5 нче июль көнне, туган як табигатенә экскурциягә кузгалдык. Бу сәяхәт елгалар-таулар аша булса да, балаларга бик ошады. Алар һәр елга, тау, атау, ерганак һәм башка билгеле урыннарның исемнәре-атамалары килеп чыгыш тарихы белән танышып үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Сәяхәт тау битеннән җиләк җыю һәм алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итү белән төгәлләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International