5 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Таң» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү вакытында, хәрбер механизм эшләтелеп каралды, ике механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте хэм шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Балалар белән без А.А. Усачевның иҗаты белән таныштык, «Прочти и ответь на вопросы кроссворда» дип исемләнгән сорау – күргәзмәгә әңгәмә үткәрдек.
Анда балалар өчен көтелмәгән очрашу булды: алар “Татарстанның атказанган артисты” Азат Тимершаех белән очраштылар. Артист белән бергәләшеп, комплексның хуҗасы Рифкат З. җитәкчелегендә, комплекста урнашкан музей белән таныштылар һәм борынгы патефонга пластинкалар куеп, Илһам Ш. җырларын тыңладылар. Ахырдан балалар кунаклар белән бергәләшеп фотога төштеләр. Сәнгать кешесе белән көтелмәгән очрашу балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Андрей Усачев – балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик. Ул балаларга күп вакыт сарыф иткән, үзенең әсәрләре аша әдәбиятка мәхәббәт популярлаштырган язучы. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм авторның фикере укучыларга аның иҗатын һәм замана балалары һәм яшүсмерләре алдында килеп туган мәдәни һәм иҗтимагый вәзгыятьне күзалларга булышыр дип өметләнәбез.
Кулатка халкы һәм Сабантуена кайткан кунаклар сәнгать коллективларының чыгышын карап гозурландылар, көчле алкышлар белән озатып яңадан очрашырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.
Без, китапханәчеләр, барысын да – даими укучыларыбызны да, җәйгә генә кайткан балаларны да, китапханәләребезгә күңелле итеп ялларын үткәрергә чакырабыз. Даими рәвештә яңа китаплар белән таныштырабыз. 4 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Мин җәйге матурлыкка сокланам” исемле рәсем конкурсы үткәрелде.
4 июль көнне Теләче муниципаль районының ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы хәм азык төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Ашлык сугу комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте шулай ук, хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), комбайнерлар махсус эш киемнәре, яктылык кайтаручы жилетлар белән хәм аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Ашлык җыю комбайннарын техник карауга яхшы итеп әзерләгән: Акрос-530-комбайнеры Набиуллин Рөстәм (ярдәмчесе – Якупов Тимур), Акрос-550-комбайнеры Нигматзянов Марат (ярдәмчесе – Миннебаев Фәнис).
Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 3 нче июль көнне, каникул чорында, мәдәният йортында «Күңелле каникуллар!» исеме астында балалар белән күңелле уеннар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән беррәттән шәһәрдән кунакка кайткан балалар да ике командага бүленеп ярыштылар. Табышмаклар, тизәйткечләр әйтешү, җитезлектә, тапкырлыкта ярышуда командалар берсе дә сынатмады, нәтиҗәдә дуслык җиңде.