2018 елның 1 июнь көнне район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү өчен, азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан, районда конкурс булып узачак.
Төркем тәрбиячеләре әти-әниләрне 2017-2018нче уку елы йомгаклары, җәйге чорны оештыру буенча куелган максатлар белән таныштырдылар, шулай ук җәйге чорда балалар сәламәтлеген һәм куркынычсызлыгын саклау буенча инструктаж уздырдылар. Җыелышның икенче өлешендә төркем тәрбиячеләре әти-әниләргә, уку елы дәвамында балаларның өйрәнгән белемнәрен күрсәтеп, ачык интеграль шөгыльләр күрсәттеләр.
Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте.
Безнең районнан фестивальдә «Сударушка» рус фольклор ансамбле катнашты.
Традицион мәйданда «Нардуган» керәшен халык ансамбле «Түгәрәк уен»да җырлап халыкны бәйрәм белән котлады.
Тройсынның абсолют батыры булып Муса Галлямов калды. Керәшен карендәшләребез әнә шулай ата-баба йоласын онытмый, тырышып эшлидә, матур итеп бәйрәмдә итә белә.
Мәктәпләрдә укулар тәмамлану алдында тора. Контроль эшләр артта калды. Балаларның күңеле табигатькә ашкына. Алдагы еллардагы традицияне дәвам итеп, бүген Баландыш төп мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә экскурсиягә бардылар. Укучылар язгы табигать белән якыннан таныштылар. Учак ягып, уха пешерделәр. “Котдус чишмәсе”нең саф суы белән чәй кайнаттылар. Табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар.Укучылар күңелле ял иттелэр.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты.Традиция һәм мәктәп программасы буенча, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары экскурсияләргә чыктылар.Табигатькә чыккач та укучылар туган як табигате белән кызыксындылар. Экологик сукмак Макса елгасы буеннан үтә. Укучылар Мүчәрмә елгасы тамагын таптылар, болын үсемлекләре белән таныштылар, Макса елгасына коючы чишмәләр белән хозурландылар, чишмәләрне чистарттылар.
Газета битләрендә китапханә тормышы яктыртыла, яңа китаплар, иҗади чаралар, киләчәккә планнар языла. Сезнең алда яңа май ае чыгарылышы .Газета А3 форматында чыгарыла, һәм 4 бит килеп чыга . Безнең газета укучыларга бик ошый.