Бу көн белем бирү, мәдәният, туган тел сүзләре бәйрәме. Бу көнне славян алфавитын төзегән – Кирилл һәм Мефодийны искә алалар. Нәкъ менә алар славян язуына нигез салган. Һәр рус телендә сөйләшкән кеше үз мәдәнияте һәм тарихы, беренче нигез салучы славян исемнәрен үзенең хәтерендә сакларга, горурланырга тиеш. Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан , Теләче җирлекара китапханәсендә «Живое слово мудрости» дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтеп торалар. Безнең Татарстан җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар.
24 май көнне Теләче урта мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Теләче муниципаль башлыгы И.Ф. Зарипов, Башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хамидуллин , район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Мараков , чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Быел мәктәпне 32 унберенче сыйныф укучылары һәм 60 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!
24 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе - Р.Х.Низаметдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Укучыларны котларга кунаклар, ата-аналар, алдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары чакырулы иде.
Гаиләдә әти-әни балага туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Кече яшьтән үк балалар бакчасында да тәрбияче балаларга милләтләрнең күп булуын, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Безнең республикада төрле халык милләтләре яши. Бүген ,безнең Лесной балалар бакчасында,тәрбияче балаларны Идел буе халыкларының тормышы, көн-күреше белән таныштыруны дәвам итте. Һәр милләтнең матур киемнәр белән киендереп ясалган курчаклары балаларга бик ошады. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф-гадәтләре, тормышлары бар. Чуаш, мордва, башкорт, удмурт, мари халыклары турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку, уеннар уйнау балалар өчен күңелле.
Авыл халкы алдында Абде авыл җирлегенең район Советы Депутаты Мортазин Ф. А. чыгыш ясады.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары
3) сүзле уеннар.
Безнең Шәтке балалар бакчасында балалар лото уеннарны унярга бик яраталар.
Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Рамазан барлык айларның солтаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.