Быел ул республикада 5 майга билгеләнде. Бу изге эштә Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлегендә эшләүчеләр дә актив катнаштылар. Алар мәдәният йорты биләмәсенә бик күп агач үсентеләре утырттылар.
Бакча балалары китапханәченең сөйләмен бик кызыксынып тыңладылар. Китапханәче балаларны журналлар һәм китаплар коллекциясе белән таныштырды, китапларга ничек мөрәҗәгать итәргә, китапларны ничек сайларга, үзеңне китапханәдә ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар тыннарын да алмыйча киштәләргә тезелгән матур тышлы китапларга сокланып карадылар. Моның хәтле китапларны аларның беркайчан да күргәннәре юк иде.
Китапханәгә сәяхәт балаларда зур кичерешләр калдырды һәм алар әти әниләре белән тагын китапханәгә килергә вәгъдә бирделәр.
Яшеллеккә күмелгән территория кешегә уңай йогынты ясап кына калмый, экологияне дә яхшырта. 6 нчы май көнне Үзәк авыл китапханәсендә “Үзеңнең агачыңны утырт“ дигән акция үтте.
Нырсы үзидарәсе тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырды.
Әлеге чарадан Максабаш авылы китапханәсе дә читтә калмады. Тирә юньне яшелләндерү максатыннан территориягә агачлар утыртты.
Алар китапханә белән таныштылар, иң зур һәм иң кечкенә китапларны күрделәр. Шулай ук төрле кызыклы уеннар уйналды, әкиятләр һәм шигырьләр укылды.
Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту - барыбызның да уртак бурычы ул. 5 май Республикада агач утырту көне. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.
Күпме гомер узган... Әйе, вакытны туктатып та, көттереп торып та булмый. Тормыш дәвам итә. Бүгенгебез һәм киләчәгебез тагын да әйбәтрәк узсын дисәк, үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә кирәк. Бөек Җиңү бәйрәменә карата 5 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Җиңү кайтавазы мәңгелек” исемле күргәзмә эшли башлады.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе бакчасына да яшь чыршы агачлары утыртылды. Бу акциядә яшь буын да актив катнашты.