2018 елның 7-8 май көннэрендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә “Георгиевская ленточка” акциясе үткәрделәр. Илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән ветераннар өчен горурлык хисен берничә сүз белән генә әйтеп булмый. Волонтерлар бу көнне паркта, урамда тасмалар тараттылар, пиджак яки пәлтәгә беркетеп куярга киңәш иттеләр. Шулай ук кешеләрнең сумкаларына тасмаларны бәйләп куйдылар.
Күргәзмәдә авылдан сугышка киткән кешеләр исемлеге, сугыш турында китаплар урын алды. Күргәзмә белән 8-9 май көннәрендә танышырга була.
Бәйрәм алдыннан Иске Җөри балалар бакчасында төрле чаралар уздырылып килә. Тәрбияче балалар белән халкыбызның күрсәткән батырлыклары турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук “Җиңү көне” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Бу чараларның максаты: балаларның туган ил тарихы турындагы белемнәрен ныгыту; сугышта катнашкан ветераннарыбызга ярату хисләре, хөрмәт тәрбияләү.
Әлеге акциягә Иске Җөри авылы китапханәчесе дә кушылды һәм укучылар белән китапханә янына агачлар утыртты.
Бүген, ягъни 8 май көнне, Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Бөек Җиңүнең 73 еллыгына" багышланган чара узды. Чарада, икенче кечкенәләр,уртанчы,зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре Сафина Р.К.,Шарифуллина И.И. җитәкчелегендә, Бөек җиңүгә карата балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, уеннар уйнадылар. Безнең тыныч тормышыбыз өчен башын салган бер генә авылдашыбыз да, җиңүне якынайту өчен тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәребез дә, балачакларын сугыш урлаган әби-бабайларыбыз, барысы да искә алуга һәм хөрмәткә лаек.Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез өчен, без яшь буын, сезгә зур рәхмәт әйтәбез һәм сезнең алда баш иябез.
Бу көн- барлык һәлак булганнарны искә алу һәм ветераннар га карата хөрмәт күрсәтү не искәртә . 4 май көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә һәм «Бәхетле балачак» беләшсәсенә йөрүче укучылар Җиңү көнен ә карата яратып һәм бик теләп үз куллары белән кызыл гвоздик алар ясадылар. . К ызыл гвоздика символы -ул халык хәтер е һәм илебезне саклаучыларга карата хөрмәте . Безнең бурыч –кулларына корал алып Ватанны саклаучыларга , үз-үз ләрен аямыйча тылда эшләгән, сугыш тан соң җимерелгән хуҗалы кны күтәргән өлкән буын кешеләренә ихтирам күрсәтү. Аларның тырышлыгы һәм батырлыгы хакына без ирекле һәм тыныч тормышта яшибез . Безнең гвоздикабыз мәңгелек хәтер символы булып калсын.
7 май көнне 11 нче сыйныф укучылары Е.Я. Нуртдинова җитәкчелегендә Теләче авылы зиратында өмә үткәрделәр. Унберенчеләр 1942 елда Теләче авылы янында һәлакәткә очраган хәрби очучылар каберләрен чистарттылар. Шулай итеп, 11 нче сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында илебезне саклаган геройларны искә алдылар.Бу изге эшне оештырган сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдиновага һәм 11 нче сыйныф укучыларына бик зур рахмат.
Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора. Акция Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән (барлыгы 17 кеше катнашты), уздырылды. Балаларга сугышның дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган түбәндәге әсәрләрдән өзекләр укылды: Л.Кассилның “Памятник советскому солдату”, ”Дорогие мои мальчишки”, А.В.Митеевның “Мешок овсянки”, А.Твардовскийның “Рассказы танкиста”, К.Симоновның “Сын артиллериста” һәм С.Алексеевның “Первая колонна”.