ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре елдан -ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк. 8 май көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә сугыш чоры балалары белән чәй табыны  артында “Сезнең тормыш үзе батырлык” исемле тематик кичә үтте.

Олы Нырсы авыл китапханәчесе  Гыйниятова Л.Г. ,мәдәният йорты директоры белән берлектә Олы Нырсы  авылында  яшәүче тыл ветераны Мустафина Әнисә апа һәм Кече Нырсы авылында яшәүче Кадыйрова Ләмига апа  белән очрашуда булдылар. Аларга 9 май уңаеннан күчтәнәчләр тапшырылды.

9 май  көнне Теләче район үзәгеннән "Үлемсез полк" үтте. Бу акциягә кушылучылар бихисап иде. Мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары кулларына яу кырында каһарманлык кылган бабаларының фотосурәтләрен күтәргәннәр. Кайсы янына гына барма, дәү әтиләре, якыннары турында горурланып сөйлиләр.Һәр бала үзендә зур җаваплылык тойды. Баландыш төп мәктәбе  укучылары акциядә бик теләп катнаштылар.     


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Иртә билгесез солдат һәйкәле янында митинг белән башланып китте. Аннары барысы да авыл мәдәният йортына «Не знали мы тех ужасов войны» дип исемләнгән концерт карарга керде.

Майның беренче атнасы дәвамында «Помним. Гордимся. Чтим.»  дигән иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән иде. Балалар үзләренең ясалган рәсемнәрен кул эшләнмәләрен китапханәгә алып килделәр.

Әлеге күргәзмәдә Олы Нырсы авыл җирлегеннән сугышка киткән авылдашларыбыз исемлеге, ничәсе туган якларга әйләнеп кайтмаган, төрле тән җәрәхәтләре белән исән –сау әйләнеп кайтучылар исемлеге исемлеге куелды. Шулай ук әлеге күргәзмәдә А.Алиш , М. Җәлил, Ф.Кәрим һәм башка күренекле язучыларыбызның китаплары урын алды. Әлеге күргәзмәдән  китап укучыларыбыз бик теләп куллана.

Беренчеләрдән булып хореография бүлеген тәмамлаучы 5 укучы халык биюе фәненнән имтихан тотты. Программа буенча 5 ел уку дәверендә туплаган белемнәрен алар бүген комиссия алдында күрсәттеләр.  Аларны уңышлы чыгышлары белән кайнар котлыйбыз, алдагы тормышларында да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International