ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең  73 еллыгы бәйрәм иттелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Бәйрәм  яңа обелиск янында үтте. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды.  Бәйрәм күңелле үтте. Шулай ук китапханәдә “Ул көннәрнең даны мәңгелек”- дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде. 

Акциянең максаты — җәмгыятьнең игътибарын урман байлыкларын саклауга җәлеп итү.  Үзең яшәгән җирне агачлар утыртып яшелләндерү - һәркемнең бурычы булырга тиеш.          5 май көнне,  Айдар авыл китапханәчесе авыл җирлеге һәм башка оешма хезмәткәрләре белән берлектә  «Поварна» чишмәсе янына агачлар утыртуда актив катнашты.

Әлеге дәреснең максаты: укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру, Курск сугышы мисалында туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү, үткәнебезгә крата кызыксыну уяту иде. Тарихчылар фикеренчә, Бөек Ватан сугышында нәкъ менә әлеге көрәш тамырдан борылыш чоры була. Курск дугасындагы көрәштә алты меңнән артык танк катнаша. Бу дөнья тарихында иң зур танк сугышы була. Мондый дәресләр үткәрү балаларда җаваплылык хисе, гражданлык һәм патриотик хисләр формалаштырырга булышыр дип ышанабыз. Китапханәдә шулай ук, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройларына багышланган «Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз» китап күргәзмәсе төзелде.

Митингта  сугыш һәм тыл ветераннары  күп санлы кунаклар Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

    Митинг үлемсез полкның керүе белән башланып китте. Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде. Ул  барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм котлавы белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. һәм ветераннар чыгыш ясады. Бәйрәм концерты булды. Соңыннан мәдәният йортында  чәй табыны артында хезмәт ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.

Китапханәче якташларыбызның батырлыклары турында сөйләде, соңыннан “Сугыш турындагы китапны укы” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү үткәрде. Акция барышында Бөек Ватан сугышы турындагы иң яхшы шигырьләр укылды.  Ахырдан Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдык.

Бәйрәмдә тыл ветераннары катнашты. Митингтан соң клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә “Сугыш кайтавазы җаннарда” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.

Бәйрәм бик зур машиналар парады һәм Теләче районы оешмалары хезмәт ияләренең демонстрациясе белән башланып китте. Әлеге оешмалар арасында Теләче районы Социаль яклау бүлеге һәм “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә бар иде.

Бәйрәм чарасы музыкаль программа, спорт уеннары белән үрелеп барды.

Бу бәйрәм концертында Теләче сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче “Карамелька”бию төркеме, “Мисолька” вокал ансамбле (зурлар һәм бәләкәйләр группасы) үзләренең  чыгышлары белән бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрделәр.

Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов,  яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Исламов Фаиль  тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат  яңартты.

Митингта  сугыш һәм тыл ветераннары  күп санлы кунаклар Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

    Митинг үлемсез полкның керүе белән башланып китте. Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г. ачып җибәрде.Ул  барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Бәйрәм котлавы белән Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. һәм ветераннар чыгыш ясады. Бәйрәм концерты булды. Соңыннан мәдәният йортында  чәй табыны артында хезмәт ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын тәбрикләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International