Күргәзмәдәге китаплар аша Бөек Ватан сугышында катнашучылар Ватан өчен, Туган ил өчен нинди батырлыклар кылганын, аларның аяусыз көрәшләрен, сугыш вакытындагы тормыш көнкүреш вакыйгаларын укучыларыбыз игътибарына тәкъдим ителә.
Без аларга Җиңү Көне белән котлау открыткаларын, ашамлык җыелмасын тапшырдык. Безнең тыл хезмәтчәннәре, бик шат булдылар.
Биредә сугыш турында китапханә фондында булган иң яхшы шигырь җыентыклары, проза әсәрләре һәм документаль басмалар тәкъдим ителде.
1941-1945 еллардагы сугыш турындагы матур әдәбиятны популярлаштыру, үз халкыңа мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү, илебез тарихына карата кызыксыну уяту – әлеге күргәзмә нәкъ менә шуларны күз алдында тотып эшләнде. «Трудные шаги к Великой Победе» күргәзмәсеннән Бөек Ватан сугышы геройлары язмышы, җиңү хакына, илебез киләчәге хакына гомерләрен дә кызганмаган кешеләр турында мәгълүмат алырга була.
Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.
Конкурс туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү, татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру, үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү максатында оештырылган иде. Шушы конкурста катнашып Күкчә авыл китапханәчесе Сәләхова Илсөяр рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Әлеге конкурста Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия катнашты. Ул туган авылы Шәтке турындагы эшен тапшырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча рәхмәт хаты бүләкләнде.
Алар белән бергә мәдәни биремнәр эшләнә, шигырьләр һәм әкиятләр укыла, викториналар чишелә.
Клуб белән берлектә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!”-исемле шигырь бәйрәме үткәрелде. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация күрсәтелде. Катнашучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, “Су анасы” һәм “Кызыклы шәкерт” әсәрләре сәхнәләштерелде, һәм китап кургәзмәсендәге китапларга кузәту ясалды.
Апрель аенда район мәгариф бүлеге тарафыннан мультимедиа проектлар конкурсы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары актив катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Имамиева Мәдинә “Презентация” номинациясендә 1 урын яулады ( җитәкчесе Имамиева Т.Р.). Афәрин! Котлыйбыз!