4 май көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И., клуб мөдире Сагдиева Ф.М., тыл ветераннарын хөрмәтләп өйләренә бардылар, Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәме белән котлап күчтәнәчләр өләштеләр.
Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган иде. Балаларга сугыш турында әсәрләр кычкырып укылды, соңыннан сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. ”Җиңү кайтавазы мәңгелек” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бу акциянең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур.
Балаларны кече яшьтән үк киләчәк тормыш өчен әзерлекле итеп үстерү зарур. Балага дөрес юнәлеш биргәндә генә үз максатыбызга ирешә алабыз.
Хезмәт тәрбиясенең төп бурычы булып-балаларда хезмәткә карата дөрес караш тәрбияләү тора. Ул үз чиратында эшчәнлекне баларның уен, шөгыль, яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып алып барган очракта гына нәтиҗә бирә.
Тамашачы үзешчән артистларның чыгышын көчле алкышлар белән бәяләде.
Бөек Җиңү өчен горурлык хисләре халык күңеленнән беркайчан да китмәс. Ләкин, илебез азатлыгы өчен сугыш утларына кергән, нык торган һәм җиңгән ветераннар сафы акрынлап сирәгәя бара. Шушындый мәшәкатьле заманда безнең ихтибарыбызга, кайгыртуыбызга лаек кешеләребез турында онытырга мөмкин түгел. Өлкән буынга хөрмәт һәм ихтирам - бу халкыбызның тәрбиясе һәм культурасы чагылышы.
Алар һәйкәл территориясен җыештыру эшләрен башкардылар, чәчәкләр утырттылар. Шулай ук тыл ветераннарының өйләрендә булдылар, 7 майда узачак "Алар даны мәңгелек" дип исемләнгән митингка чакыру тараттылар.
Әлеге акциянең әйдәп баручысы һәм оештыручысы булып «Самара өлкә балалар китапханәсе» тора.
Китапханәдә әлеге көнгә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Очрашу - акция вакытында без, сугыш еллары турында әңгәмә үткәрдек һәм электрон презентация «Те далекие 41-45 года» күрсәттек.
Күргәзмәдә сугыш темасын яктырткан китаплар һәм папкалар урын алды.