Теләче районы командасын тренер-укытучы Кыямов А.Ә. җитәкчелегендә балалар спорт мәктәбе укучылары яклады.
Быелгы җиңүчеләр булып Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Заһидуллина Нурфия, Гайнетдинова Назлыгөл һәм 4 нче сыйныф укучылары – Мөхәммәтшина Рәзилә, Мөбәрәкшина Чулпан , Низамов Фидан булдылар. Бу эшкә битараф калмыйча кызыксынып бу проектта катнашкан әти-әниләргә һәм укучыларга китапханәче рәхмәтен белдерде.
Яз җитү белән һәркем дулкынланып Җиңү бәйрәмен көтә.
Бәйрәм алды көннәрендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары Әскарова Ә., Рәхмәтуллина Э. Казаклар авылы китапханәчесе Рәхмәтуллина А.А. белән берлектә Казаклар авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын чистарттылар,агарттылар.Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый шул!
4 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә география укытучыларының район семинары уздырылды. Семинарның беренче өлешендә география укытучысы Шәйхетдинова Г.Х. 9 сыйныфта “Төньяк Европа хуҗалыгы” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. Семинарның икенче өлеше “География буенча ОГЭ га әзерлек” дигән тема астында узды. Тәҗрибәле укытучы район мөгаллимнәрен үзенең эш алымнары белән таныштырды. Практик семинарда йомгаклау сүзе белән район мәгариф бүлеге методисты Алия Рафисовна чыкты. Ул үз чыгышында районда география фәне буенча ОГЭ га әзерлекнең торышы белән таныштырды. Семинардан һәркем үзенә файдалы мәгълүмат белән таралды.
С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на отдых и оздоровление и оказания гражданам консультативной помощи, по вопросам организации летнего отдыха детей 11 мая 2018 года, с 9.00 до 17.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей» линии по телефонам 8(843)236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Бөек Ватан сугышы тарихы, сугыш чоры геройлары, аларның батырлыгы, аларның тормышлары һәм язмышлары турында.
5 майда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәп территориясен чистарту буенча өмә үткәрелде. Өмәдә укучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык катнашучылар да тырышып хезмәт итте. Территория чүп-чардан арындырылды. Өмәдә катнашучыларга мәктәп администрациясе зур рәхмәтен белдерде.
Без аларга карап сокланабыз, ышанабыз. Балаларда тәрбиялелек, тугрылык, намуслылык һәм башка шундый әхлакый сыйфатлар тәрбияләү безнең бурыч. Алда әйтелгәннәрне истә тотып, Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Акылның кадере әдәп белән”дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Чараның максаты: укучыларга әхлак тәрбия бирү иде.Төрле сыйныф укучылары катнашындагы әңгәмә-кичәдә укучылар белән изгелек,яхшылык кылу, кешелекле, шәфкатьле булу турында әңгәмә алып барылды. Төрле тәрбияви мисаллар китерелде.
Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп , якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2018 нче елда 4 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды. Шулай ук Габдулла Тукайга багышлап буклет эшләнде.