Китапханәнең китап укучылары катнашында кычкырып укулар башланды. Аларга укыр өчен язучының үзләре теләгән яраткан әсәре тәкъдим ителде.
Тукайның татар халкы өчен әһәмиятен тулысынча ачып бирерлек сүзләр табуы кыен. Аның шигырьләрендә татар халыкның рухы яши. Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, Алан авылы китапханәсендә,бөек шагыйрьнең күпкырлы иҗатын чагылдыручы китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.
Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу акциядә актив катнашалар. 17 апрель көнне территориядагы карларны тараттылар, җир чыккан урыннардан чүпләр җыйдылар
15 апрель көнне Югары Мәтәскә авылына барды. Клуб җитәкчесе Гарипова Сәрия белән укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр. Яшьләргә китаплар ошады. Алар китапларның берничәсен яздырып алдылар. Калганнары клубта калды. Китап бирү эшен клуб җитәкчесе башкарачак.
Шушы айлык кысаларында Күкчә авылы китапханәчесе “Путешествие по книгам Габдуллы Тукая ” - дигән темага Габдулла Тукайның китапларын укуга акция игълан итте. Бу акциянең максаты Габдулла Тукайның китапларына сакчыл караш тәрбияләү һәм аларны ярату булды.
Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди.
Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Галим булган язучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм күзәтү ясалды. Әлеге күргәзмә китап укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре.
17нче апрель көнне Теләче авылында урнашкан балалар бакчаларының физик үсеш тәрбиячеләре “Батыр” спорт комплексында “Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә” дигән спорт бәйрәме оештырдылар. Бәйрәмдә Теләченең 1,2,3нче номерлы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өч командага бүленеп, үзара көч сынаштылар.Нәтиҗәдә ,өч команда да бик җитез һәм тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.Ярыш ахырында барлык катнашкан гаиләләргә грамота тапшырылды. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып балалар белән дәрес үткәрделәр. Дәрес 3 этапта утте.
Әлеге бәйрәм-ярышны Теләче балалар бакчаларның физкультура тәрбиячеләре алып бардылар. Ярышта өч бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннар мавыктыргыч һәм кызык булды. Әти-әниләр барлык тырышлыкларын куеп, чын күңелдән бергә балалар белән ярыштылар. Уйный, ярыша торгач, үзара дуслык җиңгәнен сизми дә калдылар. Бәйрәм ахырында оештыручылар әти-әниләргә җылы теләкләрен җиткереп, һәр балага-гаиләгә грамота өләште. Бәйрәмдә катнашучы ата-аналар мондый бәйрәмнәрнең ешрак узуын теләп, көләч йөз, рухи күтәренкелек белән таралыштылар.