Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар. Г. Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсндә “Туры сүзле остаз” исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Пәрәү авылында укытучы гаиләсендә туган. 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.1941 елның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. 1944–1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. И.Нуруллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әлеге акциядә катнашып Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2018" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә кушылды. Ул китапханә территориясендә җыештыру эшләрен башкарды.
Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. Алар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.
16 апрель көнне Байлар Сабасында “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының зона туры үтте.Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылары катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.
Шушы айлык кысаларында 13 нче апрель көнне, Үзәк балалар бакчасында Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Тукай иленә сәяхәт» дигән темага әдәби иртә үткәрде. Бу чарага шушы елда китапханәгә кайткан Тукайның яңа китапларыннан торган күргәзмә оештырылды. Хазипова Ф.А.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте, чараны әңгәмә рәвешендә алып барды. Балаларга сораулар бирү юлы белән балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләтте, балалар аның барлык әкиятләрен дә беләләр. Балалар Тукайның әкиятләре һәм әсәрләре матурлыкны күрә белергә, эшчән, шәфкатьле, кыю булырга өйрәтүе турында сөйләделәр. Балалар бик кызыксынып Габдулла Тукайның әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Әдәби иртәнең ахрында татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырладылар.
Китапханәче барлык журналларны өстәлләргә куеп журналлар иле тудырды һәм журналларга күзәтү ясады.
Ул Тукайның иҗатын яратучы барлык китап укучыларга да багышланган. Күргәзмәгә китапханәнең фондында булган барлык газета – журнал материаллары, китаплар куелган. Китапханәче китапларга күзәтү оештырды.
Чарада Үзәк урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Тукайның китапларына күргәзмә куелды, китапханәче китапларга күзәтү оештырды. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырен рольләргә булеп уйнадылар. Балалар Тукайның әсәрләре буенча викторинада актив булдылар.Чараның ахырында яраткан шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Викторина ахырында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.