ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халкыбызның игелекле ул” исемле китап күргәзмәсе куелды. Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза.  Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә. Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы була.

Шигърият көне ул- шигырь сөючеләр, шигърияткә, шигырь сәнгатенә, матур сүзгә, поэтик образларга битараф булмаган   кешеләр бәйрәме.                      Китапханәгә килүчеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Алар тарафыннан хәзерге заман авторларының һәм татар классик шагыйрьләренең шигырь юллары яңгырады. Ә китапханәче Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан оештырылган “Шигъри тәлгәшләр”- исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

 

Ярышта  Теләче, Олы Нырсы, Сауш, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа мәктәп командалары катнашты.Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Олы нырсы урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

Баландыш авылы китапханәсендә “Синең уку билетың” акциясе бара. Анда  мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап ветераннарга кадәр катнаша ала. Һәр укучы биредә электрон Бердәм уку билетына ия була. Бердәм укучы билеты белән Республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән файдаланып була

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә ел буена үткәреләсе мәдәни чараларга план төзелде. Шуның берсе 24 март көнне мәктәптә үткәрелде. Ул чарада рус теле укытучысы Нурмөхәммәтова Э.И., укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Китапханәче укучыларны кыскача язучының тормыш юлы һәм китаплары белән таныштырды. Укучылар да үзләре белгән мәгълүмәт белән уртаклаштылар.

Ветераннар безнең белән янәшә яши,барсы да китапханәгә йөри алмый. Китапханәче “Ветераннар янәшәдә яши”дигән девиз астында яңа китаплар белән таныштыру һәм китаплар өләшү   максатыннан рейд оештырды. Йөрү вакытында яңа китапларга, вакытлы мәтбугатка  күзәтү оештырды, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

      23  нче   март көнне  Теләче урта мәктәбе     6 -7 нче сыйныфы укучылары « School theatre» дип аталган , театраль  коллективларның инглиз телендә  үткәрелгән,  район конкурсында катнаштылар.  Укучылар коллективын  конкурска  инглиз теле укытучылары   Л.Г. Алексеева һәм  Л.Т. Ахметзянова  әзерләде. Укучылар конкурста  инглиз телендә сөйләшеп,  матур кичерешләр алдылар,   уңышлы чыгыш ясадылар һәм  II урынны яуладылар.  Котлыйбыз!

Тренер Сафин Алмаз җитәкчелегендә спорт мәктәбе укучылары  да әлеге ярышта катнашып кайтты..

Китапханәдә бу көн уңаеннан "2018 ел - Лев Толстой елы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә китапханә укучыларын Л.Н.Толстойның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар аның балалар өчен язган хикәяләрен, әкиятләрен мәсәлләрен кычкырып укыдылар.Чара ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International