ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы темага гәҗит чыгарылды, папка ясалды. Балалар Лев Николаевичның тормыш юлы һәм иҗаты  белән һәм аның танылган әсәрләре белән таныша алачаклар.

Республика күләмендә үткәрелә торган “Балкыш” фестивале кысаларында ветераннар арасында үткәрелгән мероприятие барышында Күкчә авыл китапханәсенен актив укучысы Вафина Минниса элек бастырылып чыккан гәҗиттән авыл тарихын яктырткан мәкалә белән таныштырды. Мондый материаллар китапханәдә аерым папкаларга тутырылып бара.

24 март көне Шәтке мәктәбе залында физкультура укытучысы Мингалиев Г.Г. истәлегенә хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык турнир булып үтте. Әлеге ярышта барлыгы 7 команда катнашты.

Конкурсантлар сәхнәдә берсен-берсе алмаштырып, талантларын күрсәттеләр: бик матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.  Әлеге иҗади фестиваль өлкән яшьтәгеләр арасында зур популярлык ала бара. Күпләргә ул лаеклы ялга чыккан кеше өчен яңа мөмкинлекләр ачуын аңларга ярдәм итә. Буш вакытның чикле булмавы пенсионерларга үзләрен иҗатта, шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә.

Фестиваль барышында ветераннарга кайнар коймак, чәй әзерләнде.

Шул уңайдан  23 мартта Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә аңа багышланган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “ Без тарихта эзлебез”дип аталды. Күргәзмәгә язучының иҗат җимешләре һәм гаҗиттән алынган материаллар куелды.

24 нче март көнне Үзәк авылы китапханәчесе Хазипова Ф.А.Үзәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен Л.Н. Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Лев Николаевич Толстой – балаларга “дигән темага әдәби-сәгать үткәрде.

 

Рабит Батулла – күпкырлы талант иясе, җәмәгать эшлеклесе, татар халкы язмышы өчен борчылучы, милләтен кайгыртучы фидакарь әдип. Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Китап укучыларга ул үзенең   "Ак бүре”, "Алыпбатыр маҗаралары” "Куян баласы Наян” әкиятләре белән дә, "Кичер мине,әнкәй!”,  "Ак күгәрченнәр”, "Ана каргышы” исемле пьесалары , "Сөембикә” тарихи романы ,”Юл буенда зәңгәр чәчәк” романы, Г.Тукайның эчке кичерешләрен үзенчә тасвирлап язган "Кылдан нечкә, кылычтан үткен” романы, атаклы биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган "Бию җене кагылган егет” кыйссасы  һәм башка бик күп әсәрләре белән таныш.

2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 15 районыннан 108 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына өстәл теннисы буенча өстәмә белем бирү педагогы Р.Г.Әбҗәлилов түгәрәгенә йөрүче балалар керде.Гомүмкомандалар арасында 12 урын яуладылар. 

24 март көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк малайлар һәм кызлар арасында “Татарстанның бадминтон өметләре-2018” исеме астында яшүсмерләрнең 1 нче  этап турниры уеннары булып узды. Ярышларда  300 дән артык  яшь бадминтончы катнашты. Безнең район җыелмасын Баландыш, Теләче, Югары Кибәхуҗа мәктәбе балалары тәшкил итте. Нэтиҗәләр буенча барлык уенчыларыбыз ярышның 2 нче этабына үттеләр.

                                                     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International