Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркемгә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре, бакчада эшләп чыккан ветеран хезмәткәрләргә һәм үзләренең әби-бабаларына бәйрәм чарасы әзерләделәр. Бу көнне биредә өлкән буын яңа буын белән очрашты. Балалар үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр, бәйрәм чарасы бик күңелле узды.
30 сентябрьдә безнең илдә яңа истәлекле дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.
Укучыларга китапның барлыкка килү тарихы турында кыскача мәгълүмат тәкъдим ителде. Китап безнең кулга эләккәнче бик озын һәм бик катлаулы юл үтә. Бүгенге көндә китапларның бик күп төрләре бар. Димәк, китапны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Китап яши, яшиячәк. Китапсыз халык-тарихсыз халык.
Тамбур тәрҗемәдә чигү, рәсем тутыру өчен кулланыла торган чылбырны тегүне аңлата. Бу борынгы һөнәр күп халыкларда һәм милләтләрдә бар. Җепләрнең якты төсләре, буыннан-буынга тапшырыла торган орнаментлар, искиткеч эш техникасы ягымлылык һәм соклану уята.
30 сентябрь - Донецк һәм Луганск Республикалары, Запорожье өлкәсенең
һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясе белән яңадан кушылуы көне уңаеннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән "Бер гаилә. Бер ил. Бер Россия", дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында тәрбиячеләр балаларга дәүләтебез тарихы турында сөйләделәр, кече Ватаныбыз һәм бөек илебез турында белемнәрен ныгыттылар. Презентацияне карадылар. Балалар педагоглар белән бергә " С чего начинается Родина!" дигән җырны җырладылар.
Узган атна дәвамында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы,әти-әниләр белән берлектә СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю буенча «СВО сугышчысына ярдәм ит» акциясен үткәрде.Теләге булган һәркем шоколад, дымлы салфеткалар һәм эш перчаткалары алып килде. Бөтен коллектив, ата-аналар бу акциядә актив катнаштылар, сугышчы егетләребезгә ярдәм иттеләр!Акциягә ярдәм иткәнегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез!
Теләче балалар китапханәсендә 1 “а” сыйныфы укучылары өчен «Беренче сыйныф укучысы, китапханә сине көтә!» дип исемләнгән дәрес – экскурсия үтте.
Элек-электән алып бүгенгесе көнгә кадәр җирдә эшләүче кешенең хезмәте иң авыр һәм иң кирәкле дип саналган һәм санала. 26 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сезнең куллар – илне туйдыра” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәре, авыр хезмәте турында сөйләнелде. Матбугат чараларындагы авыл хуҗалыгы яңалыклары белән таныштырылды.
Бу китап фондын тулыландыру гына түгел, ә яңа авторларның әсәрләре белән танышу да. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне һәрвакыт сөендерә. Айдар авыл китапханәсе үзенең яраткан китап укучыларын, проза һәм поэзия яратучыларны «Китапны беренче укы!» исемле күргәзмәдә урын алган яңа китаплар белән танышырга матур әдәбият дөньясына чакырды. Китапханәче яңа тәкъдим ителгән әдәбиятка библиографик күзәтү ясады. Кызыклы авторлар, китапларның төрлелеге, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Теләче балалар китапханәсендә беренче сыйныф укучылары өчен экскурсия уздырылды. Чара башында китапханәче балаларны китапханә һәм аның фондыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар район китапханәсендә нинди басмалар барлыгын, аларны ничек кулланырга һәм башка бик күп нәрсәләр турында белделәр. Аннары әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ахырда, укучылар кызыклы мультфильм карадылар һәм әти-әниләре белән өйдә укырга үзләренә ошаган китапларын сайлап алдылар.