«Беренче сыйныф укучысы, китапханә сине көтә!»

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Теләче балалар китапханәсендә 1 “а” сыйныфы укучылары өчен «Беренче сыйныф укучысы, китапханә сине көтә!» дип исемләнгән дәрес – экскурсия үтте.  

Беренче тапкыр китапханәгә килү беренче сыйныф укучысы өчен мөһим вакыйга. Сәяхәт барышында яшь китап укучылар китапның барлыкка килү тарихы, китапханәдә кулланылучы абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж кебек яңа сүзләр белән таныштылар. Шулай ук үзләренә кирәкле китапны эзләп табарга өйрәнделәр, китапханә һәм аның белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар уку залындагы газета - журналларны зур кызыксыну белән карадылар.

Чарада катнашучыларга танып белүгә корылган һәм кызыклы сәяхәт бик ошады, балалар китап уку өчен китапханәгә йөрергә вәгъдә иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International