ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Районда «Хезмәткә һәм оборонага әзер " Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына тест үткәрелде.Безнең мәктәптән ГТО нормаларын тапшыруда бер төркем укучылар катнашты.5 нче баскычта Җаббарова Фәридә,4 нче баскычта Саруханян Милена, 3 нче баскычта Гыйлаҗиева Мәдинә 1 нче урынны алдылар.Аларны котлыйбыз!

Бөтендөнья туризм көне уңаеннан Баландыш мәктәбенең Беренчеләр Хәрәкәте активистлары укытучылар белән бергә туристлык походына бардылар. Поход-яшүсмерләрнең гармонияле үсеше өчен менә дигән чара, ул табигатьне күрергә һәм тоярга мөмкинлек бирә торган спорт һәм ял формасы рәвешендә тормышка ашырыла.Болар барысы да дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, белемгә, ачышларга кызыксынуны арттыра, кызыксынучанлыкны үстерә, туган якка мәхәббәт тәрбияли.

"Тәрбиячегә рәхмәт белдерәм.." дигән "Беренчеләр хәрәкәте"акциясендә катнашу-  тәрбиячеләргә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Бүген  мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр  “Алдынгылар хәрәкетнедә  катнашучы балалар  белән берлектә Теләче 3 нче номерлы

балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә   үз куллары белән ясаган

 йөрәкләрне бүләк иттеләр һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар!

Очрашу Казан шәһәренең «УНИКС» ның кече залында («Белем» Россия җәмгыяте студиясендә) узды. Безнең район делегациясеннән Олы Нырсы,Олы Кибәхуҗа, Үзәк балалар бакчалары тәрбиячеләре, Олы Мишә урта мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме тәрбиячесе, «Мәгариф бүлеге»нең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты  Саетова А.Н., Теләче муниципаль районы “Алдынгылар хәрәкәте»нең  җирле бүлекчә җитәкчесе Сабирова А . Р., безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан методик эшләре буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В.һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Р. Г. Хуҗина катнашты. Семинарның төп темасы - балалар бакчаларында “Алдынгылар хәрәкете”нең методлары, практикалары, эше һәм  мәктәп шефлары белән үзара бәйләнешле чаралар, дәвамчанлык иде.

Теләче районының МБГУ «Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Иминлек дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар машиналары, скутерлар һәм мотоцикллар белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде.

Уенда Теләче урта мәктәбенең иң актив укучылары катнашты. Һәр команда 6 квест станциясен үтте: шигъри, әдәби, китап шаукымы һәм әкиятләр иле. Әдәби уенда катнашучылар әдәбият өлкәсендә белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чарада һәркем бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алды һәм кызыклы әдәби басмалар белән танышты. Уен «Пушкин картасы» программасы кысаларында узды.

Китапханәдә «Берегись бед, пока их нет» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар үз эшләрен иҗат иткәндә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Һәрбер рәсем юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм үз куркынычсызлыгы турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерүне күрсәтә. Конкурс тәмамланганнан соң җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебный клубок» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Җиде бабаңны беләсеңме?” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде.

Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - мөһим эш. Күкчә авыл клубы хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Кече Ватан өчен изге эшләр кысаларында, Чишмә һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Чишмәгә булышу - димәк, үзеңнең сәламәтлегеңә, туган җиреңә матурлыкны һәм табигый байлыкларны саклап калырга ярдәм итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International