2024 елның 04 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Бу көн кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Наши соседи по планете» исемле китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштырды һәм китапханә фондыннан хайваннарга һәм табигатькә багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрде.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 10 октябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Теләчедә «Милләтләр кроссы- 2024» ярышы узды.
21 сентябрьдә Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" спорткомплексында кул сугышы буенча көрәшчеләр командасы Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча Майсурадзе Захар-1, Вәлиуллин Булат-2, Назклычева Самира-2 урынны алды.
Халыкара тынычлык көне-халыклар арасында үзара аңлашу, кешеләрнең төрле төркемнәренең һәм аерым кешеләрнең этник, дини, мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү бәйрәме.
Укучылар елның иң матур чоры – көзгә сәяхәткә чыктылар: көз билгеләрен искә төшерделәр, аның чорларын атадылар, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрнең кышка ничек әзерләнүе, алар белән нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләштеләр, көзге сынамышлар, мәкальләр белән таныштылар. А.Пушкин, Р.Кутуй, И. Бунин, С. Есенин әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр тыңлап, яшүсмерләр көзне шагыйрьләр һәм язучылар күзлегеннән күрделәр.
Аның үсеше нәтиҗәсендә дөньяда кеше тормышын җиңеләйтә һәм яхшырта торган бик күп югары технологияләр, медицина ачышлары, көнкүреш һәм сәнәгать приборлары бар. Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә яшүсмерләр өчен “Фән үсеше – җәмгыять үсешенең күрсәткече ул” исемле әңгәмә үткәрелде. Алар белән төрле ачышлар ясаган галимнәр турында сөйләштенде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе 21 нче сентябрь көнне “Без тынычлык яклы” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес дәвамында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды.
2024 елның 20 сентябрендә Теләче районында беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер – класслар узды. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының беренчел бүлекчәсе активистлары бу чарада актив катнаштылар.