2024 елның 20 сентябрендә Теләче районында беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер – класслар узды. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының беренчел бүлекчәсе активистлары бу чарада актив катнаштылар.