ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

21 сентябрьдә Теләче авылы стадионында 2024 елның көзге Милләтләр кроссы узды. Ярышларда  безнең  мәктәп укучылары да катнашты. 5 сыйныф укучысы Гыйләҗиева Мәдинә һәм 8 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә  үз категорияләрендә  чемпион булдылар. Котлыйбыз!

Шул уңайдан  Иске  Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Шигъри әкиятләр остасы” дип  исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. А.Алишның күп кенә  әкиятләрен искә төшереп сорауларга  җаваплар эзләделәр, әкият персонжларына  кагылышлы табышмаклар чиштеләр һәм “Куян кызы”  әкиятен кычкырып укыдылар. А.Алишның әкиятләре балаларны кечкенәдән үк яхшы гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, әти-әниләрне хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли, ә инде мондый чараларда катнашу нәниләрнең иҗади сәләтләрен һәм сөйләмен үстерүгә ярдәм итә.

20 сентябрь көнне, Алан урта мәктәбендә китапханә белән берлектә, районкүләм “Сүзләр балкышы” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсы кысаларында, сайлап алу туры узды. Мәктәбебезнең 11 талантлы укучысы районыбыздан килгән хөрмәтле жюри әгъзалары каршында үзләренең яраткан шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар авылдашыбыз, язучы Равилә Шәйдуллина һәм патриот шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен яратып башкардылар.

20 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсенең уку залында Татарстанда фәнни - технологик үсеш елына багышланган «Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар даһи рус галимнәре -Иван Кулибин, Павел Яблоков, Александр Попов, Николай Зелинский һәм башкаларның ачышлары белән таныштылар, гаҗәеп ачышлар, иң әһәмиятле һәм кызыклы технологик казанышлар турында белделәр.

20 сентябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә хәзерге заман чиренә әйләнгән коррупция, ришвәтчелек темасына багышланган “Без - коррупциягә каршы” исемле китап күргәзмәсе төзелде һәм күргәзмәгә куелган вакытлы матбугат материалларына күзәтү ясалды. Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция темасын чагылдырылган Крыловның “Басни”, Пушкинның “Дубровский”, “Сказка о рыбаке и рыбке”, Гогольның «Ревизор», М.Горькийның “На дне”, Достоевскийның “Преступление и наказание”  әсәрләре урын алды.

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә цифрлаштыру елы уңаеннан «Искусственный интеллект: промпт‑инжиниринг» дәресе үткәрелде. Укучыларның цифрлы грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Урок цифры» дип исемләнгән чара Бөтенроссия мәгариф проекты кысаларында узды.

19 сентябрь көнне «Солдатка хат» акциясе кысаларында Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары арасында МХО солдатларына рәхмәт белдерү максатыннан хат язу оештырылды.

18 сентябрь көнне Теләченең “Туган авыл” кафесында китапханә хезмәткәрләре “Гаилә традицияләре” район милли ашлар фестивалендә катнашып “Дөрес туклану ризыклары” номинациясендә I урынга лаек булды.

Теләче районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге бүлегенең эш графигы нигезендә, агымдагы елның 19 сентябрендә «Нәүрүз» АХККында  җитештерү бинасында төягечне техник торышын тикшерү уздырылды. Әлеге чараның максаты машинаның техник торышын тикшерү һәм аларны то актында - техниканың факттагы торышына теркәү иде.

Фестивальда  катнашучылар билгеле бер милли аш-су үзенчәлекләренә, милли колоритка, өстәл бизәлешенә, ризыклар ассортиментына, ризыклар бирү йолаларына (әзерләнгән ризыкны иҗади якларга)  тиеш иде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан Баевлар гаиләсе катнашты.  «Камыр ризыклары» номинациясендә 1 урынны яуладылар. Котлыйбыз!!! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International