«Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары»

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

   20 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсенең уку залында Татарстанда фәнни - технологик үсеш елына багышланган «Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар даһи рус галимнәре -Иван Кулибин, Павел Яблоков, Александр Попов, Николай Зелинский һәм башкаларның ачышлары белән таныштылар, гаҗәеп ачышлар, иң әһәмиятле һәм кызыклы технологик казанышлар турында белделәр.

Күргәзмәдә тормышта сизелерлек йогынты ясаган һәм хәзерге дөньяның йөзен билгеләгән ачышлар һәм уйлап табулар турында китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International