19 сентябрь көнне «Солдатка хат» акциясе кысаларында Теләче балалар китапханәсенең яшь китап укучылары арасында МХО солдатларына рәхмәт белдерү максатыннан хат язу оештырылды.
Солдатларга хат җибәрү егетләр өчен мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты. Акциядә катнашучыларның чын күңелдән язган хатлары уңай теләкләрдән һәм үгет-нәсыйхәтләрдән тора.
Хат юлларында илебез өчен горурлык һәм рәхмәт сүзләре, армиядә хезмәт итүче солдатларга ихлас теләкләр яңгырады. Балалар хат язуга бик җитди һәм җаваплы карадылар.