2024 елның 04 октябрендә Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә багышланган Бөтенроссия куркынычсызлык ачык дәресен үткәрү кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында үсеп килүче буын арасында Тормыш иминлеге мәдәниятен пропагандалауга һәм төрле шартларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның куркынычсызлык күнекмәләрен практик яктан өйрәнүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узды.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә тематик көн янгын куркынычсызлыгы таләпләрен кабатлаудан башланды. Тәрбиячеләр ут белән шаяруның нәрсәгә китерергә мөмкинлеген сөйләделәр, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр, дидактик уеннарда кагыйдәләрне беркеттеләр.
Шәфкать туташы Э.Х. Билалова « Гадәттән тыш хәлләр шартларында зыян күрүчеләргә ярдәм итүне оештыру һәм күрсәтү, ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү» дигән әңгәмә үткәрде һәм практик күнекмәләр күрсәтте.