Тынычлык - ул безнең тормышыбызның төп кыйммәте һәм максаты.

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Халыкара тынычлык көне-халыклар арасында үзара аңлашу, кешеләрнең төрле төркемнәренең һәм аерым кешеләрнең этник, дини, мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү бәйрәме. 20 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Дөньяның бар мәшәкатен таптап, яфрак ярсын җирдә Тынычлык!» дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде. Чара барышында бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре, тынычлык символы – томшыгында зәйтүн ботагы тоткан Күгәрчен сурәте турында сөйләделәр. Яшьләр «Тынычлык» һәм «сугыш» нәрсә ул дигән сөйләшүдә актив катнаштылар. Чара барышында катнашучылар тынычлык турында шигырьләр сөйләделәр. Чара азагында тынычлыкның -дөньядагы барлык кешеләр өчен бәхет икәнлегенә төшендерелде. Башка кешеләр белән дустанә тату яши белергә, сөйләшә һәм игелекле эшләр эшли белергә кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International