Укучылар елның иң матур чоры – көзгә сәяхәткә чыктылар: көз билгеләрен искә төшерделәр, аның чорларын атадылар, хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрнең кышка ничек әзерләнүе, алар белән нинди үзгәрешләр булуы турында сөйләштеләр, көзге сынамышлар, мәкальләр белән таныштылар. А.Пушкин, Р.Кутуй, И. Бунин, С. Есенин әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр тыңлап, яшүсмерләр көзне шагыйрьләр һәм язучылар күзлегеннән күрделәр.