Бу көн кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Наши соседи по планете» исемле китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Бөтендөнья хайваннарны яклау көненең барлыкка килү тарихы, аның әһәмияте белән таныштырды һәм китапханә фондыннан хайваннарга һәм табигатькә багышланган әдәбиятка күзәтү үткәрде. Мондый әдәбият мавыктыргыч һәм танып - белү белән генә чикләнми, ул яхшылыкка, шәфкатьлелеккә, табигатькә һәм планетабызның башка яшәүчеләренә мәхәббәткә өйрәтә. Клуб әгъзалары «В мире животных» исемле уенда катнаштылар. Балалар хайваннар турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр, хайваннар турында әкиятләр искә төшерделәр. Очрашу ахырында балалар үз йорт хайваннары турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар.