Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кладовая мудрости» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Уенда Теләче урта мәктәбенең иң актив укучылары катнашты. Һәр команда 6 квест станциясен үтте: шигъри, әдәби, китап шаукымы һәм әкиятләр иле. Әдәби уенда катнашучылар әдәбият өлкәсендә белемнәрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чарада һәркем бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алды һәм кызыклы әдәби басмалар белән танышты. Уен «Пушкин картасы» программасы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International