Чишмә – җир эченнән чыгып торган чиста, тәмле, салкын суы белән дан тоткан су чыганагы.

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Тере табигатьнең бу уникаль байлыгын саклау - мөһим эш. Күкчә авыл клубы хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Кече Ватан өчен изге эшләр кысаларында, Чишмә һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарту буенча экологик акция үткәрделәр. Чишмәгә булышу - димәк, үзеңнең сәламәтлегеңә, туган җиреңә матурлыкны һәм табигый байлыкларны саклап калырга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International