«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Волшебный клубок» дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар. Нәтиҗәдә, алар ыргак белән бәйләү күнекмәләрен өйрәнделәр.