“Җиде бабаңны беләсеңме?”

2024 елның 9 октябре, чәршәмбе

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар кысаларында Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Җиде бабаңны беләсеңме?” дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.

   Чарага Фәләхиевлар гаиләсе чакырылган иде, алар балаларга тирән мәгънәгә ия булган җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә төшенчәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International