ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бу көнгә багышлап, Максабаш авыл китапханәсендә "И туган тел, и матур тел"- дип аталган  китап күргәзмәсе оештырылды. Телнең бөтен матурлыгын шигърият аша күреп була. Күргәзмәгә   Г.Тукай,  М.Җәлил, Ф.Яруллин, И.Юзиев  кебек язучыларның әсәрләре куелды.

2018 елның 20 февраль көнендә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары К.А.Тазетдинова хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде.

Кичәдә аның репертуарыннан җырлар җырланды, классташлары, авылдашлары аның турында булган хатирәләрен яңартып, тамашачыга җиткерделәр. 

Кичәдә 10 сыйныф укучылары һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез катнашты. Кичә барышында егетләребезгә презентация күрсәтелде, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез солдат тормышы турында чыгыш ясады.  Шулай ук “Сагыну сәламнәрем сезгә авылдашлар” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Килгән кунакларга бәйрәм бүләге итеп истәлек бүләкләре тапшырылды.

 Әлеге конкурста безнең педагог-психолог Баева А.Г.  “Иң яхшы педагог-психолог” номинациясендә  катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде. 

Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и  выплачивающих ее в «конвертах»  в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда». 

Шәтке авылы китапханәсе дә  20 төрле газета  - журнал алдыра. 16 февраль көнне, олылар өчен килә торган журналларга күзәтү үткәрелде. Китапханәче нинди журналларның күбрәк укылуы турында, кыскача эчтәлекләрен сөйләп үтте. Аеруча да “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Сәхнә”, “Идел” журналлары турында әйтелде. Әлеге очрашу төрле темаларга сөйләшү формасында дәвам итте.

Бу акция икенче ел рәттән үткәрелә һәм иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Акциянең максаты гади - китапханәгә китап бүләк итеп, башка укучыларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Алан авылы китапханәсенең китап укучылары, Бөтенроссия акция кысаларында катнашып, 18 данә китап бүләк иттеләр. Бу китаплар укучыларга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачаклар.

Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 16 февраль көнне, Казаклар авылы китапханәсендә, әлеге истәлекле датага багышлап “Тамчы – шоу” үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп интеллектуаль уенда катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. "Җырга әйләнгән гомер" дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре урын алды, күргәзмәгә күзәтү уткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International