1 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халык язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Фатих Хөсни - гүзәл мирас калдырган әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 40 - 50 елларда язучы "Йөзек кашы" (1942), "Җәй башы" (1953), "Авыл өстендә йолдызлар" (1955) повестьларын иҗат итә. "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), "Утызынчы ел" (1963) романнарын укучылар җылы кабул итә. "Еллар һәм юллар" (1956), "Бертуган Таһировлар" (1965) кебек пьесалары Камал театрында уңыш белән бара. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен "Почет билгесе" (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен Ф. Хөсни 1972 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.М.Шәймиев Указы белән "Татарстан республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелә. 1936 едан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Фатих Хөсни – чын мәгънәсендә тел остасы. Тел йөгереклелеге, аһәңлелеге әйтергә теләгән фикерен үтемле итеп җиткерергә ярдәм итә. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Гүзәл мирас калдырган әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм күп кенә китаплары куелды. Китапханәгә килгән укучылар белән бик теләп Фатих Хөсни әсәрләреннән өзекләр укылды.
2018 елның 5 февралендә Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2017 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Алан авыл җирлегенең 2017 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.
Соңыннан балаларга Л.Т. Космодемьянскаяның «Повесть о Зое и Шуре» - дип исемләнгән китабыннан өзекләр укылды.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан 4 февраль көнне, Күкчә авылы китапханәсендә “Матур әдәбият –әхлак тоткасы”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучының китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлар урын алды. Китапханәгә килгән барлык китап укучылар бу күргәзмә белән таныша алачак.
3 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә якташ язучыбызның 110 еллыгына багышлап “Чал имәндәй син, ә тамырың туган як туфрагында” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә авторның китапханә фондында булган әсәрләре урын алды, китапларга күзәтү ясалып, студентларга тәкъдим ителде.
Рус язучысы М. Пришвинның табигать турындагы повестьлары һәм хикәяләре санап бетергесез. Ул табигатьне тасвирлауда әдәби сурәтләү чараларын оста куллануы белән аерылып тора. Күргәзмә мәктәп программасына өстәмә материал буларак тәкъдим ителде, чөнки язучының иҗаты өченче сыйныфта ук өйрәнелә һәм балалар Пришвинның кем икәнен яхшы белә. М. Пришвинның биографиясе шактый кызыклы, чөнки ул бик күп сәяхәт иткән һәм табигатьтәге күп төрле гаҗәеп күренешләрне үз күзләре белән күргән. Сәяхәттә күргәннәрнең барысын да көндәлегенә теркәп барган һәм нинди дә булса чираттагы хикәясе яки повестына материал буларак кулланган. Юкка гына Пришвинны рус табигатенең җырчысы дип атамаганнардыр.
31гыйнвар -3 февраль көннәрендә Казанда татар әдәбиятыннан Республикакүләм олимпиада үткәрелде. Олимпиадада Баландыш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Юсупова Резеда да катнашып, призлы урынны яулады. Резеданы олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Р.Х. әзерләде. Аларны чын күңелдән чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз.
2018 елның 5 февраль көнендэ Олы Тиләҗе авылында яшәүче тыл ветераны Сәитова Оркыя Хидият кызына 100 яшь тулды. Шул уңайдан Оркыя апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2018 елның 3 февраль көнендэ Сауш авылында яшәүче тыл ветераны Гәптевәлиева Әсмәбикә Гарифулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әсмәбикә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Үзәк авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.