ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти-әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп бакчасына элделәр. Кошлар бик теләп сыйланырлар һәм яз җиткәч безне үзләренең матур җырлары белән шатландырырлар.

Ярышта Кукмара, Балтач, Арча, Питрәч,Биектау, Саба, Теләче, Әтнә районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар да,малайлар да 5 урында калдылар.

Сотрудниками  Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан 11 января 2018 года проведен прием в консультационном пункте в Филиале ГБУ МФЦ Тюлячинского района.

Бәйрәмгә килгән район халкы рәхәтләнеп ял итте,күңел ачты, район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында булган концертны карап хозурланды. Кызыклы уеннар, биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. 

Башта балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, ә Кыш бабай аларга күчтәнәчләр өләште. Соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык лотереялар отышлы булганлыктан катнашучылар да канәгать калдылар.

12 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә, әкиятче Ш. Перро туган көне уңаеннан, әкиятләрне кычкырып уку чарасы узды. Нәни китап укучыларны Ш. Перроның әкиятләреннән әзерләнгән «әдәби уен» көтте. Чара барышында балалар бик теләп әкиятләр буенча төзелгән кроссворд чиштеләр, «Красная шапочка», «Кот в сапогах», «Золушка» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Чара «Страна сказок Ш. Перро» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.

Әлеге утырышта Родник” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психолыгы Зиннәтова Гөльшат Рәфхат кызына Министрлар Кбинетының Рәхмәте тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International