ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

12 гыйнвар көнне мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү максатыннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия “Күбәләк” балалар бакчасында булып, балаларны рәсемле матур китаплар белән таныштырды. Аларга төрле хикәяләр, шигырьләр укып матур әдәбиятка тарту өстендә эш алып барды.

Китап укучылар белән бәйрәмнең тарихы турында әнгәмә үткәрелде. Беренче тапкыр бу бәйрәм, 1997 елда кыргый табигатьне саклау Үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды инициативасы буенча билгеләп үтелә башлады. 11 гыйнвар көне бу вакыйга очраклы сайланмаган - бу көнне 1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы оешмасы – Баргузинский оешкан. Аның максаты - Байкалдагы баргузинский соболне һәм башка малларны саклап калу. Әңгәмә ахырында әйләнә-тирәлекне саклау — безнең уртак бурычыбыз турында искәртеп үтелде. Күргәзмә тыюлык турында фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият куеды. Әмма табигать турында китаплар укырга генә аз, аны күрергә кирәк.  Шул уңайдан китапханәдә «Природа нашего края» исемле фото - бәйге игълан ителде.

Барыбызда: зурлар, бәләкәйләр дә яңа елны түземсезлек белән көтеп алабыз. 4 гыйнвар көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә  "С новым годом детвора"  дип исемләнгән балалар иртәсе оештырдылар. Балалар өчен конкурлар, уеннар уйнатылды, Кыш Бабай һәм Кар Кызыннан яңа ел күчтәнәчләре алдылар.

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үзе җыр, үзе моң иде” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Г.Зәйнашеваның беренче иҗат әсәрләре илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм “Күңелле сәхнә”, “Мәктәп сәхнәсе”, “Эстрада”, “Клуб сәхнәсе” кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда “Рамай” исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып уңыш казана. 1958 елда яшь авторның “Тыңларсыңмы җырларымны” исеме белән лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.

Аның девизы: «Яңа елда яңа тышлык белән!» . Теләгән һәр кешегә  берничә минут эчендә иске, таушалган китапларга яңа тышлык  эшләргә тәкъдим ителде.  «Тамчы» клубына йөрүче укучылар  әлеге акциядә бик теләп катнаштылар, иске китапларга “яңа сулыш өрделәр”

Бүген,11 гыйнварда, дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: "спасибо", "grazie", "danke", "thankyou", "merci"...  Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Рәхмәт” акциясе узды. “Кешеләргә күңел җылыбызны бүләк итик” девизы астында узган бу чарада укучылар бер-берсенә, укытучылага, техник хезмәткәрләргә үзләренең рәхмәтләрен белдерде.

Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы  уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады. 


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре Һәм ветераннары!

Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Прокуратура органнары, инде менә 300 елга якын илебездә закон тәртибен, законлылыкны, законның өстенлеген тәэмин итәләр. Шунысы куанычлы, бүгенге Прокуратура хезмәткәрләре үзләреннән алда эшләгән хезмәткәрлернең данлы традицияләрен дәвам иттерәләр Һәм үстерәләр. Сезнең сафларда  югары квалификацияле юристлар, үз эшенең чын осталары хезмәт куя һәм алар өчен намус һәм гаделлек буш сүзләр генә түгел, ә яшәү мәгънәсе.

Сезгә саулык-сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Халкыбызның ышанычы һәм ихтирамы сезгә катлаулы профессиональ мәсьәләлрне чишәргә көч бирсен, энергия өстәсен


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кыш айларында тәрбиячеләр дә балаларны саф һава чыныктырып, уйнатып кына калмыйлар, аларның белемнәрен дә киңәйтәләр: кышкы тәбигатьне күзәтәләр, әңгәмәләр үткәрәләр. Балаларга саф һавада уйнарга үзләренә дә бик  ошый, чөнки  алар туйганчы  таудан шуалар, кардан төрле корылмалар, сыннар ясыйлар. Һәр баланың да урамнан битләре алсуланып, кәефләре күтәрелеп керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International