ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр, буш вакытларында китапларны аз укыйлар.

Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган  китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш. Безнең 3нче балалар бакчасында балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатыннан һәр төркемдә дә китап почмаклары булдырылган. Укуны балалар өчен кызыклы, файдалы һәм алар көн саен даими рәвештә китап белән аралаша алсын өчен  бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Көн саен «Матур әдәбият әсәрләре уку» безнең бакчада белем бирү өлкәсе һәм   ирекле эшчәнлекләрдә алып барыла.

Кыска көннәрдә, азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич җитә. Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Урманнарда балан һәм миләш җимешләре бөтенләй юк диярлек. Бозлавык вакытларда аларга агач кәүсәсе буйлап ризык эзләве тагын да кыенлаша. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр. Мәсәлән, мондый чакларда ун песнәктән бары бер генә песнәк исән кала икән. Без- Теләченең беренче номерлы балар бакчасы да кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Әлеге зур эшне башкарырга безгә әти-әниләребез дә булышты. Җимлекләр үзенчәлекле килеп чыкты: кемдер аны фанерадан, пластик шешәдән, кемдер каты кәгазьдән ясаган. Балалар җимлекләр генә түгел, күп итеп ярма да алып килгәннәр әле. Без аларны бакча тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Җимлекләребезгә килгән кошкайларны күзәтергә менә яхшы булачак! Көн дә чыгып, җимлекләребезне кардан чистартып, кошларга ризык салып керәбез. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен шундый сөендек. Кошларыбыз да канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.

2018 елның 10 январь көнендэ Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл  ветераны  Низамов Шиhап Җамали улына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Шихап абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 2 январь көнендэ Төрек-Тәмте авылында яшәүче тыл ветераны Кадырова Гәндәлиф Нәбиулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гәндәлиф апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2018 елның 10 январь көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Терешина Анна Павел кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анна апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы  исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Чарада катнашучы барлык балалар да үзләренең кул эшләрен ясадылар.

Әлеге күргәзмәдә,  балалар яңа ел шигырьләре,  хикәяре, җырлары, табышмаклары белән таныштылар.

Китапханәче китапханәгә килүчеләрне шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, беркемне дә битараф калдырмый торган шигырьләренә, поэмаларына күзәтү ясады. Бүгенге көнгә кадәр  халык теленнән төшми торган уңышлы җырларын искә алдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International