1 декабрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәновка 80 яшь тулу уңаеннан “Әдипнең кыйбла юлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Альберт Хәсәнов ике дистәдән артык басма китап авторы. Аларның күпчелеге язучы иҗатының төп юнәлешен тәшкил иткән иң актуаль темага - табигатьне саклауга багышланган. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм әсәрләре урын алды.
Шул уңайдан 3 декабрь көнне Шармаш авыл китапханәсе мәрхәмәтлек рейды үткәрде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең өенә барып, аларга китаплар, журналлар алып бардылар. Пенсионерларны кызыксындырган статьялар белән таныштырдылар.
Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне, әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Яралы язмышлар” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә Фәнис Яруллин, Кәүсәрия Шәфыйкова, Гакыйль Сәгыйров кебек, тормыш сынауларына бирешмичә, башкаларга да яшәргә көч бирүче язучылар китаплары куелып, аларга күзәтү үткәрелде. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәргә язсын.
5 декабрь көнне Теләченең беренче балалар бакчасында “Яшел дулкын” конкурсының район туры үтте. Анда “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н.катнашты. Комиссияигътибарына тәрбияче Башарова Л.Х. җитәкчелегендә зурлар төркеме балаларыбелән“Көтелмәгән кунак”дигән ачык белем бирү эшчәнлеге тәкъдим ителде, тәрбияченең һәм балалар бакчасының балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең ничек оештырылуы тикшерелде.
Бу көнне Баландыш авылы китапханәсендә "Кешене өмет яшәтә"дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханә һәм китапның, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тормышындагы ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Нәкъ менә китап аша дөнья ачыла . Бу күргәзмәдәге китаплар физик яктан сәламәт кешеләргә дә бик кирәк һәм файдалы. Алар аша кеше тормышның кадерен белергә, мохтаҗларга мәрхәмәтле булып аларга ярдәм итәргә һәм игътибар бирергә өйрәтә.
1 декабрь көнне инвалидлар декадасы уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгән китап укучыларның кул эшләреннән “Күңел җылым бизәкләрдә” дип исемләнгән күргәзмә - ярминкә оештырылды. Бу күргәзмәдә аларның күңел җылысын биреп башкарган эшләре урын алды. Китапханәгә килгән һәр кеше алар иҗат иткән сувенирларны һәм кул эшләрен сатып ала алачак.
Бу көн-битараф булмаган һәр кешегә бик тә якын һәм календарьда иң җылы көннәрнең берсе буларак билгеләп үтелә. Әлеге датага багышлап Айдар авыл китапханәсендә “Сагышларны миңа язмыш бирде» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Көн дәвамында китапханәче тарафыннан искиткеч әсәрләр иҗат иткән физик мөмкинлекләре чикле булган язучы-шагыйрьләр турында әңгәмәләр үтте, китапларга күзәтүләр ясалды.
Бу көн җәмгыять өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итәр өчен дә кирәк. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә дә инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. "Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк!" дигән шәфкатьлелек рейды үткәрелде. Китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеп кенә калмады, аларны яңа китаплар, газета - журналлар белән дә таныштырды.