Алена әнисе, абыйсы белән яши. Кручок белән бәйләргә ярата, бәйләгән әйберләрен туганнарына буләк итәм ди. Өйдәге барлык гөлләрне дә үзе устерә Алена. Бик тырыш, кимчелеге бар дип уйламассында. Физик яктан мөмкинлекләре чикле булса да, алар рухи яктан нык кешеләр.
Сентябрь аенда Баландыш авыл китапханәсе экология елына багышланган " Мой край, я за тебя в ответе " дип исемләнгән конкурста катнашты. Нәтиҗәдә, китапханә рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Госавтоинспекция напоминает: одним из самых оперативных способов получения информации о неуплаченных штрафах за нарушения правил дорожного движения, зафиксированные работающими в автоматическом режиме специальными техническими средствами, является получение копий постановлений о привлечении к административной ответственности по электронной почте.
Аның хәлләрен белешеп, китапханәгә балалар очен кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан Арсенийга кечкенә генә бүләк тә ясадылар.
7 декабрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы үткәрелә . Анда Интернет аркылы катнашырга да мөмкин.Аның өчен югарыда күрсәтелгән сылтамага басып теркәлү узарга кирәк.
4 декабрьдә Теләченең 3 номерлы балалар бакчасы базасында, “Гаилә белеме” буенча семинар булып узды. Оештыручысы район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н. Семинарның кураторы, профессор, социология фәннәре докторы, “Гаилә белеме” проектының авторы Карцева Л.В. үз эше турында тирәнтен таныштырды, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Семинарда гаилә кыйммәтләрен үстерү, ФДББСын тормышка ашыру шартларында гаилә һәм балалар бакчасының үзара бергәләп эшләү мәсьәләләре каралды.
5нче декабрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Яшел дулкын” районкүләм бәйгенең чираттагы сайлап алу туры булып үтте. Бәйгене Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. торган мәртәбәле комиссия бәяләде. Комиссия беренче булып балалар бакчасының 1нче квалификацион категорияле тәрбиячесе Йосыпова Г.Ф. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән, “Маша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә” исемле театраль тамашасын карадылар. Аннан балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча эшләнгән эшкә бәя бирделәр.
Шул дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Аларның тормышы безгә үрнәк” дип исемләнгән китап –журналлардан күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә инвалидлар декадасына багышланды. Күргәзмәдә Ф.Яруллин, К.Шафикова китаплары һәм журнал битләрендә чыккан төрле язмалар урын алды.
«Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк…» - шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбыз ялгыз яшәүче Хәбибуллина Мотахара әби янында булдык. Сәламәтлеге какшау сәбәпле кешеләр белән аралашуга да сусаган Мотахара әби безне күргәч сабый балаларча сөенде, авыл яңалыклары, дөнья хәлләре турында сорашты, үзенең саулыгыннан «зарланып», бер айдан мин дә 80не тутырам, дип сөенеп алды. Без исә, аңа дип алып барган күчтәнәчләребезне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштык.