Бу көн җәмгыятебездәге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә игътибарны арттыру өчен бик мөһим. Шушы уңайдан, 6 декабрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Петрова Л. һәм Романова Т. сәламәтлеге чикле булган авылдашыбыз Егоров Виктор дәдәйнең өенә барып, хәлләрен белеп, кайнар ризыклар белән сыйладылар. Китапханәче яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды. Мондый очрашулар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңелләрендә җылы эз калдыра, тормышта яңа кызыксындыру чаралары бирә. Чаранын максаты: ялгыз яшәүче авыруга игътибарны арттыру.
Ахырдан яшьләр хөрмәтенә һәм шимбә ялы хөрмәтенә күңел ачу дискотекасы үтте.
Халыкара инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры белән берлектә"Йөрәктән-йөрәккә"дигән акция оештырып, үзләренең ихтирамнарын күрсәтеп китап укучы инвалидларның өйләрендә булдылар. Шундыйларның берсе-Мотахара Хабибуллина. Очрашу бик җылы узды,чын күңелдән сөйләшү булды, күчтәнәчләр дә тапшырылды. Кунаклар Мотахара апага ныклы сәламәтлек, күбрәк шатлыклы минутлар теләп саубуллаштылар.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2017 нче елда 11 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
Әлеге конкурсның максаты яшьләрдә үзенең туган җиренә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү һәм китапханәнең экологик тәрбиягә карашын чагылдыру иде.Сәләхова Илсинә узенең “Бәллүр чишмә”-дип исемләнгән эше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Язучы Ф. Яруллин турында күп кенә мәгълүматлар сөйләнде, анын тормыш юлын чагылдырган презентация каралды. Укучылар Ф.Яруллиннын шигырьләрен укыдылар.
5 декабря в актовом зале Администрации Тюлячинского муниципального района состоялась конференция предпринимателей Тюлячинского муниципального района с участием главы Тюлячинского муниципального района РТ Зарипова И.Ф., представителей контрольно-надзорных органов, представителей Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района, глав сельских поселений и руководителей местных подразделений инфраструктурных предприятий. В конференции приняли участие 75 представителей малого и среднего бизнеса.
5 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.10 нчы сыйныф укучысы Шарипова Зәринә олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды.Зәринәгә смартфон һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан 8 нче сыйныф укучыларына( Галимова Айсылу, Нигматзянов Данис, Ибатуллина Ризәлә) махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды.Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна рәхмәт хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Шул уңайдан 6 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенә барып, югары сыйныф укучылары өчен, тематик сәгать үткәрделәр.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә 5 нче декабрь көнне ” Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче Хузиахметова З. һәм мәдәният йорты директоры Гимранова Г. оештырдылар. Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр китапханәнең уку залына чакырылдылар. Алар Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар иде. Алар мул табын артында сыйланып, рәхәтләнеп сөйләшеп күңел ачып утырдылар. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.