Айдар авыл китапханәсендә 24 август көнне "Без укыдык, сезгә дә тәкъдим итәбез" дип исемләнгән китапханә квилты үткәрелде. Катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм аларның геройлары турында сөйләделәр, укыган китапларының исемнәрен, авторларын күрсәтеп, әлеге әсәргә кыскача бәя биреп, язмаларын плакатка беркеттеләр. Китапханә квилтының асылы шунда: кисәкләрдән билгеле бер тема буенча плакат ясау. Нәтиҗәдә, кызыклы фикерләр белән бизәлгән «кисәкле тукыма» килеп чыкты.
Балаларга үзләренә ошаган китапны алып, гаилә даирәсендә укырга тәкъдим ителде, чөнки җылы гаилә шартларында укылган китап барыбызны да якынайта.
Бүген китапханә - ул китап яки кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин булган урын гына түгел, ул - иҗат, креатив идеяләрне гәүдәләндерү өчен ирекле җирлек тә. Биредә еш кына очрашулар, мастер-класслар һәм башка бик күп чаралар уздырыла. Шармыш авыл китапханәчесе Гаилә елы кысаларында «Гаилә янәшәсендә китап белән» исемле фотоконкурс оештырды. Гаиләдә уку гаиләнең күптәнге традициясе булып тора. Акциядә өлкәннәр дә, балалар да катнашты.
Республика көне уңаеннан район Башлыгының котлавы
Җаваплылыгы чикләнгән «Август - Теләче» ширкәте уңганнары бөртеклеләрнең соңгы гектарларын җыялар.
Әбде авылында яшәүче Осина Елена Ильиничнага 95 яшь тулды. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды.
25 августта Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде. Бу көнгә Айдар авыл китапханәсендә "Бөек җыр ул, бөек Ватан өчен, сугыш кырларында үлүе" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче укучыларга М.Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең героик язмышы, Муса Җәлилнең иҗаты, «Моабит дәфтәрләре» китабын язу тарихы турында сөйләде. Чарага тематик китаплар җыелмасы әзерләнде. Чара ахырында М.Җәлил, А. Алиш шигырьләре яңгырады.
Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Шарафиев Р.З.» шәхси хуҗалыгы белгечләре белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 2 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 15 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгы белгечләре һәм җитәкчесе белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 4 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
"Бердәм Россия" партиясе ярдәмендә уздырылган республика конкурсы — халыкның игътибарын табигатькә һәм аның пычрануына бәйле экологик проблемаларга җәлеп итте. Әлеге конкурста катнашкан балалар экологик хәлгә үз карашлары белән уртаклаштылар, нәрсәне төзәтергә кирәклеге турында сөйләделәр, хыялларына ирек бирделәр, үз фикерләрен һәм хисләрен рәсем ярдәмендә белдерделәр. 11 август көнне авыл китапханәчесе китап укучыларын яшь рәссамнарның эшләре белән таныштырды.
Шармыш авылы китапханәсенрдә «Как потопаешь, так и полопаешь!» дип исемләнгән әлеге күргәзмә укучыларыбызны җәй һәм көз муллыкларыннан: бакчаларда үскән җиләк-җимеш һәм яшелчәдән, урман-аланлыклардан җыйган гөмбәләрдән кышка әзерләп кую өчен кайнатмалар рецептлары белән таныштырачак. Биредә яшелчәләрне эшкәртү буенча һәркем үзенә файдалы киңәшләр тупланган китаплар һәм газета-журналлар таба ала. Шулай ук күргәзмәдә уңыш үрнәкләренә сокланып кына калмыйча, аларны татып карау мөмкинлеге дә тудырылган.