Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. 17 август көнне китапханәче Гөлфия Мөхәмәтшина күчмә китапханә белән Җәнәй авылына хезмәт күрсәтте. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торса, ә китапханәчеләр өчен - китап укучылар саны арту белән бик отышлы.
Әбде авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә «Путешествие в Библиотечную страну» исемле интеллектуаль викторина үткәрелде. Чарада катнашучылар өчен мавыктыргыч сәяхәт оештырылды, ул берничә станциядән торды: классик, диңгез, юмористик һәм «Китап». Уеннарның биремнәре мавыктыргыч һәм танып белү характерында булды, бу исә балаларның әдәбият белән даими кызыксынуын саклап калырга ярдәм итә.
Пикник алдыннан “Барыбыз да биибез” дигән кичә үтте, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Балалар белән бергәләп Теләче туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадык. Музей хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм төрле экспозицияләр белән зал буйлап кызыклы, танып-белү экскурсиясе үткәрделәр.
Үзәк авыл китапханәсендә шагыйрь һәм публицист, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Газинур Моратның юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат–узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Ул көрәшче шагыйрь дә. Г.Моратның иҗаты алтмышынчы еллардагы традицияләрне стилистик формасы, шулай ук иҗтимагый – сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча да мирас итеп ала.
Библиолагерьның өченче көне дә бик кызыклы һәм актив үтте. Ул «Әкиятләрне беләбез, әкиятләрне яратабыз!» девизы астында узды. Көнебез гадәттәгечә күңелле зарядкадан башланды. Аннары балалар «Әкият эстафетасы»нда катнаштылар, бу аларга әкият персонажлары: Дюймовочка, Золушка һәм Үги ана, А.С. Пушкин әкиятендәге карт, Иван – Царевич ролендә булырга мөмкинлек бирде. Кыскасы, вакытның узганы сизелмәде дә…
Бу чара вакыйгаларның тиз алышынуы белән характерлана: катнашучылар китапханә фонды белән медицина һәм сәламәтлек турында таныштылар, сәламәт ризык һәм физик күнегүләрнең файдасы турында белделәр. Чара башында катнашучылар спорт тематикасына табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар. Аннары барысы бергә спорт мәйданчыгына юнәлделәр, анда уен өлеше үткәрелде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Бөек галимнәр һәм аларның ачышлары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга галимнәрнең кем булуын, нәрсә ул фән һәм аның нигә кирәк булуы турында сөйләде. Презентация ярдәмендә төрле өлкәләрдә ачыш ясаган галимнәр белән таныштырды. “Фән серләрен ачканда” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Бу көннәрдә өлкәннәр дә зур дулкынлану хисләре кичерә, мәктәп сукмаклары белән бәйле хатирәләрне барлый, хөрмәт хисе белән үзенә хәреф таныткан, кулыннан тотып язарга өйрәткән беренче укытучысын, мәктәбен, сыйныфташларын сагынып искә ала.
Ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне китап укучыларга республикабызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер кат искәртү, танылган язучыларыбызны һәм шагыйрьләребезне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен менә дигән мөмкинлек.