Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Библиопикник» оештырдылар.

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Пикник алдыннан “Барыбыз да биибез” дигән кичә үтте, анда малайлар һәм кызлар бик теләп үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле күңелле, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.

Аннан соң балалар, ​​"Китап ГТО"сында ярыштылар. Катнашучыларның бурычы: бер минут эчендә тиз һәм аңлаешлы итеп әдәби тексттан өзек кычкырып уку иде. Балалар бик кызыксынып әлеге конкурста мөмкин кадәр күбрәк сүз укырга тырыштылар, чөнки ахырдан иң җитез һәм сәнгатьле укучылар билгеләп үтелде.

Китапханә лагерының ахыргы көне балавыздан шәмнәр ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Үз куллары белән ясаган шәмнәр китапханәгә әйтеп бетергесез хуш ис таратты!

Бу көннәрдә китапханәдә искиткеч дустанә атмосфера, елмаю һәм күңел ачу хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International